news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан мөселманнары Донецкида конференциядә хәрбиләргә гуманитар ярдәм тапшырды

Татарстан мөселманнары Донецкида конференциядә хәрбиләргә гуманитар ярдәм тапшырды
Фото: «Опора героев» ресурс үзәге матбугат хезмәте

Бүген Донецкида Татарстан мөфтиенең махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм итү мәсьәләләре буенча урынбасары Мансур Җәләлетдинов инициативасы белән Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте тарафыннан оештырылган фәнни-дини конференция узды. Чараның темасы Совет һәм Россия дини оешмаларының нацизм һәм фашизмга каршы көрәштә катнашуы булды.

Конференция эшендә Донецк мөселманнары Диния нәзарәте имамнары, «Алга» һәм «Тимер» батальоннары вәкилләре, полк руханилары, галимнәр һәм җәмәгать эшлеклеләре катнашты.

Чараны ачып, Донецк мөфтие Рәшит Брагин ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең Россиянең яңа территорияләрен дини интеграцияләүгә керткән зур өлешен билгеләп үтте һәм Татарстан җитәкчелегенә Донбасс мөселманнарына даими ярдәм күрсәткәннәре өчен рәхмәт белдерде.

Фото: © «Опора героев» ресурс үзәге матбугат хезмәте

Мансур Җәләлетдинов Бөек Ватан сугышы елларында мөселманнарның рухи мирасының әһәмияте турында сөйләде. Ул искәрткәнчә, 1942 елда Уфада Мөселманнар съездында мөфти Габдрахман Рәсүлев «җиһад» — фашист Германиясенә каршы изге сугыш игълан иткән, ә үзе фронтка акча тапшырган.

Доклад белән шулай ук махсус хәрби операциядә катнашучы, «Геройлар таянычы» ресурс үзәге активисты Рүзәл Гыйниятуллин чыгыш ясады. Ул хәрбиләрне тыныч тормышка җайлаштыру, һәлак булганнарның гаиләләренә ярдәм итү һәм махсус хәрби операция инвалидларын тернәкләндерү үзәге эшчәнлеге турында сөйләде. Киләчәктә инвалидлар өчен бухгалтерлык хисабы, it, дизайн һәм башка һөнәрләр курсларын эшләтеп җибәрү планлаштырыла.

Конференциядән тыш, Татарстан делегациясе Донецк Халык Республикасына һәм Луганск Халык Республикасына мәхәллә кешеләре, волонтерлар һәм хәйриячеләр, шул исәптән Саба районының «Солдатка аш» хәрәкәте тарафыннан җыелган гуманитар ярдәмне илтте. Ярдәм «Алга», «Тимер» батальоннарына, 430нчы полкка, шулай ук госпитальләргә һәм хәрби частьләргә тапшырылачак.

Моннан тыш, «Йолдызлык» фестивале кысаларында җыелган 274 хат тапшырылды, анда изге теләкләр язылган.

Мансур Җәләлетдинов билгеләп үткәнчә, Татарстан мөселманнары тынычлык өчен дога кыла, шулай ук махсус хәрби операция зонасындагыларга актив ярдәм итә.

news_right_1
news_right_2
news_bot