Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте хәрбиләргә ураза тотмаска рөхсәт итте
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
Украинада махсус хәрби операциядә катнашучы ислам динендәге хәрбиләргә изге Рамазан аенда уразага кермәскә рөхсәт ителә. Бу хакта Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте башлыгы Камил Сәмигуллин хәбәр итте.
Рамазан аенда ураза тотуны кайбер очракларда башка вакытка калдырырга мөмкин, дип искәртте Сәмигуллин. «Бу хәрбиләргә дә кагыла, алар үз хәлләренә карый, ягъни аларның кайда булуына бәйле. Әгәр алар частьта булса һәм ураза тоту мөмкинлеге бар икән, <…> уразаны тота яки башка вакытка кичектерә ала», - дип аңлатты ул Рамазан аена багышланган Мәскәү - Казан видеокүперендә. ТАСС шул хакта яза.
Казанда Рамазан аенда 40 мәчеттә хәйрия ифтарлары үткәрү планлаштырыла. План буенча республика ифтарында якынча 11 мең кеше катнаша, дип сөйләде Сәмигуллин. Ул шулай ук Татарстан территориясендә колонияләрдә кичке аш һәм намаз уку мөмкинлеге булачагын искәртте.
Искәртик, быел Рамазан ае 22 мартта кояш баеганнан соң башлана һәм 20 апрельгә кадәр дәвам итәчәк. Ураза гаете 21 апрель көнне була.
Республика ифтары якынча 14-15 апрельдә «Казан Экспо»да уза. Хәзер Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте аның оештыру өчен волонтерлар җыя, барлыгы 700 иреклене җәлеп итү планлаштырыла.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз