Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте мөфтие Аксубай районы мөселманнары белән очрашты

Бүген Аксубай районында Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин эш сәфәре белән булды. Бу хакта «Авыл таңнары» хәбәр итә.
Мөфти белән бергә Аксубайга Дубайдан дөньякүләм танылган мөселман галиме, дин әһеле, Изге Коръән Дубай халыкара премиясе (DIHQA) Коръән әзерләү комиссиясе башлыгы, хафизлыкның иң югары дәрәҗәсенә ия булган, пәйгамбәребез Мөхәммәднең нәсел дәвамчысы шәех Мәэмүн әр-Рави да килде.
Кунаклар район башкарма комитеты җитәкчесе Алмаз Мингулов, ТР мөселманнары Диния нәзарәте мөфтие урынбасары, Аксубай районы мөхтәсибе Равил хәзрәт Зөфәров белән районның спорт инфраструктурасы үсеше белән танышты, яңа ачылган футбол манежында булды.
Узган ел июль аенда Аксубай эшчеләр бистәсендә ачылган «Әниләр» мәчетенә аерым игътибар бирелде. Камил хәзрәт Сәмигуллин Төркиядән килгән кунак белән яңа мәчеттә намаз укыды, мәхәллә кешеләренә ислам сабаклары укытыла торган уку сыйныфларын карады.
Рәсми очрашу район башкарма комитеты җитәкчесенең эш кабинетында дәвам итте. Чәй табыны артында мөхтәсибәт белән җирле хакимият арасында хезмәттәшлек, мәхәлләләр эшчәнлеге һәм башка мәсьәләләр турында фикер алыштылар.
Универсаль технологияләр техникумында кунакларны Аксубай районының яшь буыны каршы алды. Волонтерлар фойеда фронт өчен әзерләгән әйберләр, шул исәптән шәмнәр, яшеренү челтәрләре, антидрон плащлар һәм башка эшләнмәләр күргәзмәсен җәелдерде, яшеренү челтәрләре үрү өчен тукыма кисү станогын күрсәтте.
«Пәйгамбәребез әйткәнчә, хәрбиләргә ярдәм итүче кеше, аларга тиңләштерелә. Солдатларга ярдәм итүчеләрне Аллаһ Тәгалә ярдәменнән ташламаячак», – дип билгеләп үтте Төркия кунагы.
Камил хәзрәт изге Рамазан ае якынлашу уңаеннан вәгазь укыды, махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм күрсәтүче барлык кешеләргә рәхмәтен белдерде һәм хәрби хәрәкәтләр зонасында полк имамнары эшенең әһәмиятен ассызыклады. Мөфти хәрбиләрнең һәм аларның гаиләләренең исәнлекләрен, дөньяда тынычлык урнашуын сорап, Коръән аятьләре, догалар укыды.

Фото: © http://aksubayevo.ru/n
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз