Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте 2027 елда Ураза һәм Корбан бәйрәме көннәрен раслады
Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте 2027 елда мөселманнар өчен бәйрәмнәр һәм истәлекле даталар календарен бастырып чыгарды.
Мөселманнар өчен иң зур һәм мөбарәк бәйрәмнәрнең берсе – Ураза гаетен мөселманнар ай календаре буенча Шәүвәл аеның беренче көнендә билгеләп үтәләр. 2027 елда бу көн 9 мартка туры килә.
Корбан бәйрәме Зөлхиҗҗә аеның 10 нчы көнендә билгеләп үтелә. 2027 елда ул 16 майга туры килә.
Ике бәйрәм көнендә дә республика мәчетләрендә бәйрәм намазы укыла.
Исегезгә төшерәбез, Татарстанда Ураза һәм Корбан бәйрәмнәре эшләми торган бәйрәм көннәре санала. Бәйрәм көннәре республика Рәисе карары белән раслана.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз