Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстан моношәһәрләрендә эшсезләрнең саны кабат үзгәргән
Чаллы, Менделеевскта эшсезләр саны кимегән, ә Түбән Кама, Яшел Үзән, Алабуга, Чистай һәм Кама Аланында арткан.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
(Казан, 16 февраль, “Татар-информ”). Соңгы мәгълүматлар буенча Чаллыда рәсми рәвештә эшсез дип 1787 граждан исәпләнә. Бу аннан алда теркәлгән саннан 31 кешегә кимрәк дигән сүз. Эшсезлекнең кимү күренеше Менделеевскта да күзәтелә. Бу хакта Татарстан хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы рәсми сайты хәбәр итә.
Калган шәһәрләрдә рәсми рәвештә эшсез дип теркәлгән гражданнарның саны арткан. Әлеге елның 14 февральгә урнашкан хәле буенча Түбән Камада - 1193, Яшел Үзәндә - 743, Алабугада - 465, Чистайда - 405 һәм Кама Аланында - 342 кеше эшсез дип санала.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз