news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан моношәһәрләрендә эшсезләр саны кимү күзәтелә

Чистай, Яр Чаллы, Яшел Үзән, Түбән Кама һәм Кама Аланында эшсезләр саны кимегән.

,(Казан, 20 июнь, "Татар-информ"). Татарстан моношәһәрләрендә эшсезләр саны кимү күзәтелә. Бу турыда Татарстан Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.

Соңгы мәгълүматларга караганда, Чистайда рәсми рәвештә теркәлгән 330 эшсез граждан исәпләнә, бу узган хисап датасына караганда 28 кешегә кимрәк.

Шулай ук бу атнада республиканың башка моношәһәрләрендә дә - Яр Чаллы, Яшел Үзән, Түбән Кама һәм Кама Аланында эшсезләр саны кимегән. 18 июньгә әлеге моношәһәрләрнең халыкны эш белән тәэмин итү үзәкләрендә 1 159, 445, 944 һәм 340 эшсез кеше исәптә тора. 

news_right_1
news_right_2
news_bot