Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстан, мондагы татарлар яхшы яшәгәндә, читтә син үзеңне татар дип әйтергә оялмыйсың
Татарстан, мондагы татарлар яхшы яшәгәндә, читтә син үзеңне татар дип әйтергә оялмыйсың
Татарстан, мондагы татарлар яхшы яшәгәндә, читтә син үзеңне татар дип әйтергә оялмыйсың
31 август көнне шау-шулы тантаналардан соң, тынып калып, моңсуланып утырганда, “Татар-информ” агентлыгына Омскидан үзхәбәрчеләребез Сания Мирхалиева, Розалия Сайганова, Төмәннән Бибинур апа Сабирова, Чиләбедән Луиза Закирҗанова килеп керде. Кадерле кунакларыбыз белән бәйрәмне әнә шулай дәвам иттереп, әңгәмә кордык, хис-кичерешләребезне уртаклаштык. Үзләре дә Казанга килеп, “Татар-информ”да булмасак, нидер җитмәгән кебек тоела, диләр алар.
1000 еллык Казанны күргәч, алган тәэсирләрегез?
Сания Мирхалиева: Без Казанга еш килгәнлектән, аны күреп торабыз. Әмма хәзер Казан бик нык үзгәргән, күркәмләнгән, бу искиткеч. Кайберәүләребез Казанга беренче тапкыр килде. Алар: “Без үзебезне чит илдә кебек хис итәбез. Россиядә мондый шәһәр бармыни”, - дип сорадылар. Гомумән, Татарстанга таң калдылар. Авыллар да бөтенләй башка монда. Сезгә кунакка килгәндә бик күп өлкәләр аша узарга туры килә. Аларда йортлар искергән, тузган. Ә Татарстанга керүгә матур таш йортлар каршы ала. Таш булмасалар, агач йортлар да ачык буяулар белән бизәлгән. Кешеләрнең яхшы яши башлавы күренә. Моны һәр җирдә тоясың. Кешеләргә карата мөнәсәбәттә дә. Ничектер тыныч, сиңа инде беркем дә “ах, син татар!”, - дип янамаячак. Шуңа күрә, Казан тагын мең еллар яшәсен!

Луиза Закирҗанова: Барлык делегатларыбыз кайда гына булсак та, мондый күләмле бәйрәмне күргән юк иде әле диделәр. Искиткеч зур бәйрәм! Кичә кич булган матурлыкны аңлатырга сүзләр җитми.
Розалия Сайганова: Чыннан да, без үзебезнең башкалабыз белән горурланабыз. Горурлык әле шуның өчен дә: Татарстан яхшы яшәгәндә, мондагы татарлар яхшы яшәгәндә, читтә син үзеңне татар дип әйтергә оялмыйсың. Хәтта яшьләр без үзебезнең татар булуыбыз белән горурланабыз диләр. Гадәттә, халкың начар яшәсә, үзеңне бу халыкка мөнәсәбәтле булуыңны яшерәсең. Ә менә биредә “мин татар!”- дип горурланасың.
Татарстанга, Казанга шундый игътибар башка төбәкләрдә көнләшү хисләре тудырмыймы?
С.М.: Татарлар, нигездә, моның белән бик горурланалар. Башка милләт вәкилләре шулай ук тыныч карый. Тискәре мөнәсәбәт юк. Бирегә килеп үз күзләре белән күргән кешеләр аеруча нормаль кабул итә. Татарстанда барча халыкка тигез караш яши, бер генә милләт тә кыерсытылмый, бөтен халыклар тигез үсә.
Үзегез белән нинди мәгълүматлар алып китәсез? Якташларыгызга нәрсәләр турында җиткерәчәксез?
Р.С.: Казанның меңьеллыгын билгеләп үтүе турында, аның ничек әзерләнүе, нинди кунаклар булуы. Чаралар, чыгышлар, делегацияләр алмашу хакында. Татарстан, Казан турында бик күп китаплар чыккан. Боларның барысын да без җирле газетыбызда яктыртачакбыз.
Л.З.: Сөйләргә кирәк, кешеләр барысы турында да белми. Кемнәрдер якынча нәрсәдер ишеткән. Шәһәрнең матурлыгы, истәлекле вакыйгалар, чаралар турында.
С.М.: Әлеге чараларга күпме әзерләнергә кирәк булган бит?! Көннәр, айлар, еллар буе… Тамашалардагы һәр минутның исәпләнгән булуын яхшы аңлыйбыз. Безгә гиннес рекордлар китабына кергән чәкчәктән авыз итү дә насыйп булды. Бар нәрсә дә бик кызыклы һәм мавыктыргыч.
Бибинур Сабирова: Бик тирән матур тәэсирләр калды. Мин елап йөрдем. Алган тәэсирләр күңелләребездә озак сакланыр, алар тормышыбызга, эшебезгә бөтенләй башкача карарга, югарырак дәрәҗәгә күтәрергә ярдәм итәр, дип уйлыйм.
Хәзерге көндә төбәкләрне милли үсеш өлкәсендә нинди мәсьәләләр борчый?
Татар телен саклау, укыту проблемалары. Дәүләт дәрәҗәсендә бу мәсьәләләр бөтенләй хәл ителми. Федераль база планында туган телгә урын юк. Хәтта төбәк компонентында да татар телен укыту рөхсәт ителми, бары тик мәктәп компонентында гына. Ә аларда директор, коллектив ничек хәл итә инде… Кайбер мәктәпләрдә бер сәгать әдәбият укыту да җитә, телне өйрәнү кирәк түгел, диләр. Телдән башка әдәбиятны ничек өйрәтеп буладыр – менә бу минем башка бөтенләй сыймый. Мин үзем киңәшмәләрдә, җыелышларда бу мәсьәләне гел күтәрәм. Милли сөлге, самоварлар куеп, бәйрәм кичәләре оештырып кына, туган телдән тыш нинди алга хәрәкәт булсын? Концертларда да бер ук номерлар, катнашучылар. Яңа коллективлар оешмый. Бер урында таптанабыз. Россиядә милли сәясәт юк. Шуңа күрә төбәк җитәкчеләре үзләренә ничек кирәк шулай хәл итә.
Р.С.: Бибинур апа дөрес әйтә. Милли сәясәт булмагач, милли мәгариф тә юк. Татарлар күпләп яшәгән төбәкләрнең мәктәпләрендә татар теле мәҗбүри укытылса, кызыксыну да булыр иде. Ата-аналар татар теленең кирәклегенә төшенми. Бу фән рәсми түгел дигән сүз, мәктәп директорлары аннан баш тарта, ата-аналар теләми, балалар теләми – менә шулай проблема чишелеп тә куя. Шулай итеп тел югала бара.
С.М.: Өлкәдә милли сәясәт юк. Элегрәк губернаторның милли сәясәт буенча махсус урынбасары бар иде. Ул вазифа бетерелде, бу эшне Мәдәният министрлыгына тапшырдылар. Анда милли сәясәт өчен “җавап бирүче” берничә кеше бар. Бирегә мәгариф тә, мәдәният тә, милли сәясәткә кагылышлы нәрсәләр дә керә. Аларның төп карары шундый булды: Дуслык йорты төзеделәр, ул үз тирәсенә исә бөтен милләтләрнең коллективларын берләштерә. Менә, янәсе, ярдәм бар, эшләгез, грантлар яулагыз, чаралар үткәрегез – бу дәүләт фонды. Ә икенче яктан, яңа коллективларыбыз бик күп, һәр авылда оешалар. Берәр зур чарага барып кайткач, дәртләнеп үзләрендә эшли башлыйлар. Дүрт ел элек “Нәни сандугач” татар җыры конкурсы оештырып, авыллардан чакырган идек. Катнашучылар үз акчаларына килделәр. Шулай итеп, халыкта теләк бар, хәрәкәт сизелә. Әмма перспектива юк, бу үзешчән дәрәҗәдә генә.
Б.С.: Тагын бер җитди проблема турында әйтер идем. Башка төбәкләрдә ничектер, ә бездә яшьләр хәрәкәте тынды. Яшьләр үзләре аерым. Өлкән буын үз күңелен күреп, чаралар үткәрә, әмма яшьләрне җәлеп итми. Безнең төбәктә тел әдәби телдән бик нык аерыла. Халык әдәби телдән ныграк читләшә бара, аңа ихтыяҗ югала. Шуңа күрә “нигә безгә аны өйрәнергә кирәк”, диләр. Яшьләр газет-журналлар да укымый, кызыксынмый, татар мәдәниятеннән, милли рухтан читләшә. “Татар-информ” сайты, “Татар иле”, “Татарские края” газеталары аша шушы проблемалар күтәрелүен теләр идек. Гомумән, төбәкләр турында материаллар күбрәк булсын иде. Югыйсә Татарстаннан читтә яшәүчеләрнең кызыксынулары югала.
Ә Татарстанда милли үсеш бар дип әйтә аласызмы? Бу өлкәдә республикабыздан нинди ярдәм көтәсез?
С.М.: Татарстанда милли үсешнең зурлыгы сизелә, биредә һәрбер бала тумыштан гаиләсендә татар телен, үзенең татар икәнлеген белеп үсә. Хәзер бит татар яслеләре, мәктәпләре һәм гимназияләре бар. Ә инде нәрсә өмет итүгә килгәндә, Татарстан 89 төбәкнең барысына да күпләп ярдәм итә алмый. Әмма ләкин шушы газетларда киңәш белән ярдәм итү булса, безнең укучыларга институтларга кергәндә яисә укырга кергәндә нинди дә булса ташламалар биреп, кешеләрне җәлеп итү мөмкин булса яхшы булыр иде. Мәсьәлә, әлеге дә баягы, акчага төртелеп кала: килергә-китәргә, аралашырга акча күп кирәк. Һәрнәрсә чыгым таләп итә. Ни генә булмасын, без үзебезгә ышанырга тиеш. Тукта, безгә кемдер килер, күпмедер акча бирер дә, шуның белән яшәрбез, дип әйтеп булмый. Бер тапкыр гына була торган ярдәм ул артык зурга бармый. Без барыбер үзебездә, үзебезнең балаларда, гаиләдә телне, милли хисне тәрбияләргә тиешбез. Аның өченә хәзерге яшьләрне тәрбияләргә тиешбез, алар үзләренең балаларын. Бездә бер катлам барлыкка килде, ул милли тәрбия алмады. Шушы катламның балалары хәзер әти-әни булды, алар милли тәрбия алмады. Менә шуңа күрә эш башларга кирәк: шушы балалар милли тәрбия ала алсалар, әти-әни булсалар, балаларына милли тәрбия бирә алырлар. Менә бу бик зур проблема. Хөкүмәттән ярдәм булырга тиеш. Татар тапшырулары, татар радиосы, телевидениесе булырга тиеш. Алар бездә юк.
“Татарстан – яңа гасыр” телевидениесен карыйсызмы?
С.М.: ТЯГ программасын алу өчен бездә спутник антеннасы кирәк. ТЯГ белән НТВ икесе бер каналда. Әгәр дә ТЯГ алам дип куясың икән, аена 700-800 сум түләп торырга тиешсең. Ә кешеләрне бу канәгатьләндерми. Минем үземдә юк, чөнки беренче катта “тәлинкә” куйсам, аны куптарып алып китәчәкләр. Безнең авылларда кешеләр “тәлинкә” куйганга мин сөенеп йөрдем.
Б.С.: Мин шуңа гаҗәпләнәм: татар теленә тәрҗемә ителгән чит ил сериаллары безгә нәрсәгә кирәк?! Беренчедән, аның сыйфаты бик түбән, тәрҗемәне тыңлыйсы килми. Үзебезнең артистларыбызны тәрҗемә итсәләр, татар спектакльләрен күрсәтсәләр, татарларны фильмга төшерсәләр яхшырак булыр иде. Нишләп әле менә татар спектакльләрен, концертларын күрсәтмәскә, туры эфир булсын.
Татарстаннан без нәрсә көтәбез дигәндә, Татарстан бик күп ярдәм күрсәтә: курсларга да килергә мөмкин, төркемләп Сабан туйларына, корылтайларга, конференцияләргә киләләр, катнашалар. Китаплар алабыз. Ләкин аның нәтиҗәсе юк. Безнең мәктәп директорлары төркеме Казанда булды, мәктәп-гимназияләрне карады, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгында булды. Очрашулар бик кызыклы узып, алар дәртләнеп кайтты, мәктәпләребезне татар мәктәбенә әверелдерәбез дип кайтты. Хәзер шул ук директорлар безгә бернинди дә статус кирәкми диләр, чөнки хакимият органнары тарафыннан шундый шартлар тудырыла. Без Татарстанның моны дәүләт дәрәҗәсенә күтәрүен теләр идек. Төбәкләрдә мәгариф, мәдәният, гаилә мәсьәләләре мохтәриятләр кысаларына кертелә. Вакыты белән мохтәриятләрнең эшчәнлеге шулкадәр чикләнгән ки, ул милли эшләр комитетына беркетелгән. Ә комитет мәгариф, мәдәният белән шөгыльләнми, ул бары тик милләтара мөнәсәбәтләрне җайлау белән генә мәшгуль. Федераль мохтәрият шушы мәсьәләне дәүләт дәрәҗәсенә күтәрсен иде.
С.М.: Без дә берәр мәсьәлә белән мөрәҗәгать итсәк, сезнең мохтәрият, иҗтимагый оешмагыз бар бит дип кире боралар. Һәртөрле җәмгыять акча килеп сораса, нишләргә кирәк диләр. Хакимият теләсә ярдәм итә ала, әлбәттә.
Туган телне өйрәнүгә мәсьәләсенә кайтып, төбәкләрдә махсус аны өйрәнү өчен ял мәктәпләре, мәктәпләрдә факультативлар бармы? Бу балаларны ана теле белән кызыксынырга җәлеп итәр иде…
Б.С.: Бездә тугыз ел элек “Этнос” үзәге ачылды. Ул башлангыч сыйныфлар ачудан башлап, мәктәп төзүгә барып җитәргә тиеш иде. Әмма бу эшне мәдәният белгеченә куштылар һәм мәгариф мәсьәләләре төшеп калды. Шуңа да карамастан, хакимияттәгеләр туган телне укыту белән “Этнос” шөгыльләнә дияргә яраталар. “Этнос” аша туган телгә өйрәтү нәрсә соң ул? Уку елы башында зур рус мәктәбендә атнага бер-ике тапкыр 10-12 укучыны җыялар. Кабинет бирмиләр, уку-материаль база юк. Анда язма сөйләм турында әйткән дә юк инде. Элементар сөйләм дәрәҗәсендә “исемең ничек?”тән узмый. Ә ел ахырында туган телне белүчеләр смотры уздыралар. Соңгы өч-дүрт елда мин жюри советы рәисе булып торам, ул балалар ике-өч сүздән дөрес итеп җөмлә генә дә төзи белмиләр. Факультатив дәресләр системасы исә үзен акламады.
Уңай мисаллар да бар бит. Чит төбәкләрдә татар телен факультатив өйрәнеп, Казандагы олимпиадаларда призлы урыннар алган балалар…
С.М.: Талантлы балалар бар, әлбәттә, әмма алар аз. Факультатив дәресләр мәҗбүри түгел. Ә мәҗбүри булмагач, укучылар аңа йөрми дә. Өстәвенә җиденче дәрес булып яки якшәмбе үткәрелә. Укытучыга моның өчен түләнми. Укытучы теләгән һәм белгән балаларга белем бирергә тиеш. Татар теле дәресенә телне төрле дәрәҗәдә белгән балалар җыела. Кемгә кызык түгел, ул икенче дәрескә килми дә инде. Моннан тыш, укытучылар юк, булганнары пенсиягә китеп бетте, ә яшь кадрларыбыз юк.
Конгресста шуңа кагылышлы конкрет мәсьәләләр күтәрелдеме?
Б.С.: Ринат Закировның чыгышы бик яхшы булды. Ул конкрет нинди юнәлешләр төшеп калган, ниндиләре хәзер тапталып калган, шуларны ул иң мөһим мәсьәлә итеп күтәрде. Татар телен күтәрүне, саклау, үстерүне. Һәм мин әйтер идем, милли гаилә мәсьәләләрен мохтәрият бөтенләй эш дип тапмый. Мин “Ак калфак” оешмасы җитәкчесе буларак, шуны әйтә алам: беренче елларны нәтиҗәле эшли идек. Без үзебез администрациягә барып, чаралар үткәрергә ярдәм күрсәтә идек. Ә хәзер мохтәриятләр аша гына. Елга ике чара. Әгәр дәгъва белдерә башласак, сәясәт белән шөгыльләнмәгез, диләр.
Шуңа күрә бу юнәлештә күптәннән актив эшләгән кешеләр мохтәриятләр турындагы закон һәм мохтәриятләр эшчәнлеге туктатылырга тиеш дигән нәтиҗәгә килде. Бу мәсьәләләрнең һәрберсе тиешле дәүләт органнарына кайтарылырга тиеш.
С.М.: Әгәр дә мохтәрияттә чын күңеленнән янып торган кеше эшләсә, ул бу эшкә этәргеч бирә, авылларга бара. Әгәр дә андый кеше юк икән, ул автомат рәвештә төшеп кала да, шуның белән бетте. Менә безнең Розалия Сайганова бар, ул безнең мәдәният өчен җавап бирә. Татар яшьләре көненә, мәсәлән, чакыру килде. Аны яшьләр хәрәкәте белән шөгыльләнә торган кешегә бирдек, көне килеп җитте, инде китәргә кирәк, ә ул әйтә: “Мин беркемне дә тапмадым”, - ди. Ә без конкрет башлыйбыз: “Әлфия барасыңмы, Илдар барасыңмы?” Шулай тиз-тиз төркем җыябыз. Бу шулай ук мохтәрияттә эшләүче кешеләргә бәйле.
Б.С.: Бездә халыкка хезмәт итәргә теләүче чын лидерлар читләштерелгән. Мохтәриятләрнең җитәкчеләре итеп, хакимияттәгеләр “җырын җырлаячак” кешеләрне генә куялар, алар исә беркайчан да актуаль проблемаларны күтәрми. Икенче яктан, хакимият вәкилләре белән даими бәхәскә керүче җитәкчеләр дә була, әмма аларны танымыйлар. Проблемаларны конструктив юл белән дә чишәргә була бит.
Казаннан татар зыялылары, мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләре еш буламы төбәкләрдә?
Р.С.: Елга бер булса да, концертларны кабул итәргә тырышабыз. Без оештырганлыктан, гадәттә, безгә артистлар шалтырата. Без үзебезнең шартларны куябыз, күпме халык җыя алабыз, янәсе, шуңа риза булсагыз, килегез. Күпләр инде икенче тапкыр шалтыратмый. Азат Тимершәех, Закир Шаһбан һәр елны килергә тырышалар.
Сезнең якларда татар театры соңгы тапкыр кайчан булды?
Р.С.: Бездә К.Тинчурин исемендәге театр соңгы тапкыр 1989 елда булган иде.
Б.С.: Төмән өлкәсендә исә бу яктан зарланырлык түгел. Артистлар, җырчылар еш була, чөнки иганәчеләр нык ярдәм итә. ТР Дәүләт җыр һәм бию ансамбле генә дә соңгы ике-өч елда икешәр тапкыр килде. Әмма мәдәни-агарту характерындагы коллективлар килеп, лекцияләр үткәрсен иде.
Конгресс утырышында шушы проблемаларыгызны сөйли алдыгызмы?
С.М.: Бәйрәм уңаеннан үткәрелгән утырышта, әлбәттә, бөтен кешегә сүз биреп бетереп булмый. Күп нәрсә җитәкчеләргә дә бәйле. Мәсәлән “Азатлык” радиосының татар-башкорт бюросы җитәкчесе Фәрит Иделле: “Азатлык” радиосы эшчәнлеге белән кызыксынучылар, иртәнге сәгать тугызда Казан вәкиллегендә булыгыз”, - диде. Без көндезге 12гә чаклы утырдык, проблемалар турында фикер алыштык.
Кунакларыбызны борчыган мәсьәләләрне санап бетергесез. Ешрак очрашуларга, фикер алышуларга булган зарурлык көн кебек ачык. Ә иң мөһиме, проблемаларны уртаклашып кына калмыйча, аларны хәл итү кирәк. Шулар турында кабат очрашып сөйләшергә дигән фикер белән таралыштык.
Чулпан Зарипова
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз