Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстан мөфтиятеннән махсус хәрби операция зонасына имамнар сатып алган мотоцикл китте
Бүген Татарстан мөфтиятеннән махсус хәрби операция зонасына бер «Урал» мотоциклы җибәрелде. Аны Татарстаннан мобилизацияләнгән солдатлар өчен Балык бистәсе мөхтәсибәте имамнары сатып алган иде. Имамнарның бүләген тапшыру тантанасында командирлар, дин әһелләре, шул исәптән Ютазы районы имам-мөхтәсибе, казый Марат хәзрәт Мәрданшин, Казан шәһәре баш мөхтәсибе Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин һәм башкалар катнашты.
Марат хәзрәт Мәрданшин сүзләренчә, 2024 елның июлендә «Алга» батальоны белән очрашу вакытында Татарстаннан мобилизацияләнгән солдатлар һәм аларның командирлары яраланган солдатларны эвакуацияләү өчен «Урал» мотоцикллары кирәк булу хакында мөрәҗәгать итә. Сәфәрдән кайткач Марат хәзрәт Татарстанның 48 мөхтәсибенә хәбәр бирә – нәтиҗәдә Балык бистәсе, Арча һәм Буа районнары мөхтәсибләре тиз арада эшкә керешә һәм 2024 елның августында мотоцикллар сатып алына һәм махсус хәрби операция зонасына тапшыру өчен Татарстан мөфтиятенә китерелә. Шулай итеп, бүген беренче «Урал» мотоциклы солдатларга озатылды, ул яраланган солдатларны эвакуацияләү һәм алгы сызыкта ярдәм күрсәтү өчен кулланылачак.
Балык Бистәсе районы хәзрәтләреннән бүләк алган командирлар район имам-мөхтәсибе Рамазан хәзрәт Хисаметдиновка, Мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллинга рәхмәтләрен җиткерде һәм бүләктән бик канәгать калды. Якын көннәрдә алар махсус хәрби операция зонасына юл тотачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз