news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан мөфтиятенең «Хозур» нәшрияте рус телендә догалар китабы чыгарды

Татарстан мөфтиятенең «Хозур» нәшрияте рус телендә догалар китабы чыгарды

Татарстан мөфтиятенең «Хозур» нәшрият йорты «Дуа на все случаи жизни» дип исемләнгән китап бастырды. Ул – узган елны татар телендә дөнья күргән «365 көн догада» китабының рус теленә тәрҗемәсе.

ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, әлеге басмада тормышыбызның һәр очрагына кагылышлы булган догалар тәкъдим ителә. Биредә дога кылу әдәпләре, шартлары, тәртипләре белән танышырга мөмкин. Шулай ук китапта зикерләр, салаватлар, мөбарәк кичәләрдә, айларда кылына торган догалар һәм Коръән укыгач багышлый торган догалар да урын алган. Һәр дога укылышы һәм тәрҗемәсе белән гарәп телендә китерелә.

Хезмәт тормышыбызны догалы итүдә сәбәпче булыр һәм һәркем өчен файдалы чыганакка әверелер дип өметләнәбез, диелә хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot