news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан мөфтиятендә 100дән артык мәктәп укучыларына бүләкләр тапшырылды

Татарстан мөфтиятендә 100дән артык мәктәп укучыларына бүләкләр тапшырылды
https://dumrt.ru

Кичә Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин аз керемле һәм күп балалы гаиләләрдә булган мәктәп укучылары белән очрашты. Мөфти аларга портфельләр һәм мәктәп кирәк-яраклары тапшырды. Бу хакта Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итте.

Барлык уку кирәк-яраклары салынган букчаларны – башлангыч сыйныф укучылары, ә мәктәп кирәк-яраклары тутырылган пакетларны өлкән сыйныф укучылары алды. Быел бөтен республикадан 100 укучы Белем көненә бүләкле булды. Мәктәп букчасына гадәттәгечә канцтоварлар, дәфтәрләр, хезмәт дәресләре, рәсем сәнгате өчен җыелмалар һ.б. салынган.

Очрашу Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтендә «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!» республика акциясе кысаларында узды. Камил хәзрәт мөфтиятнең яшь кунакларын сәламләде, аларны якынлашып килүче Белем көне белән котлады, белемнең мөһимлеге һәм кыйммәте турында вәгазь сөйләде. Букчалар алганнан соң, кунаклар «Хозур» ресторанында бәйрәмчә төшке ашка җыелды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100