news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан Диния нәзарәте һәм AAOIFI Ислам финанслары өлкәсендә меморандум имзалады

Татарстан Диния нәзарәте һәм AAOIFI Ислам финанслары өлкәсендә меморандум имзалады
Фото: Татарстан Диния нәзарәте матбугат хезмәте

Бүген Казанның «Кол Шәриф» мәчетендә Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте һәм Ислам финанс институтлары өчен бухгалтерлык хисабы һәм аудит оешмасының (AAOIFI) Казандагы Ислам финансларын үстерү буенча Вәкиллекле үзәге, шулай ук Үзәк һәм Россия ислам институты арасында рәсми рәвештә меморандумнар имзалау тантанасы узды.

Документларга Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, AAOIFI оешмасының Вәкиллеге үзәге җитәкчесе Надер Әмир Омар Абделәзиз, Россия ислам институты һәм Казан ислам университеты ректоры Рәфыйк хәзрәт Мөхәммәтшин кул куйды.

Килешүләр AAOIFI стандартлары буенча һәм Россия Федерациясе законнары нигезендә яңа ислам продуктларын әзерләү һәм сертификацияләүне, AAOIFI сертификаты белән белгеч-экспертлар әзерләүне генә түгел, ә төбәк «юл картасы» кысаларында өч оешманың партнерлык финанслары өлкәсендәге эшчәнлеген килештерү, аларның интеллектуаль ресурсларын, гамәли тәҗрибәсен һәм җәмгыятьтә казанган ышанычны берләштерүне күздә тота.

Фото: Татарстан Диния нәзарәте матбугат хезмәте

Оешмаларның бергәләп эшләве экспериментның нәтиҗәлелеген арттырырга һәм дәүләт регуляторының, кулланучыларның һәм инвесторларның Россиядә яңа банк продуктлары базарына ышаныч дәрәҗәсен күтәрергә мөмкинлек бирәчәк, дип искәртеп үтте оештыручылар.

Камил хәзрәт Сәмигуллин сүзләренчә, әлеге меморандум – ТР мөселманнары Диния нәзарәте һәм AAOIFI вәкиллеге арасында Казанда урнашкан хезмәттәшлекнең дәвамы.

«Эштә иң мөһиме – ышаныч. Без күптәннән бер юнәлештә эшлибез, ислам һәм шәригать нормаларын үтәүнең гомуми принципларына таянып эшләдек. Базарга чиста булмаган максатлар куючыларны кертмәү бик мөһим, чөнки бу ислам банкингына бөтен ышанычны какшатырга мөмкин. Бу – илебезгә һәм республикабызга карата зур ышаныч, һәм без аны акларга тиеш» – дип билгеләп үтте ул, Казандагы вәкиллек оешманың Бәһрәйндәге штаб-фатирыннан читтә AAOIFI ның бердәнбер үзәге булуын искәртеп.

Икенче меморандум AAOIFI вәкиллеге һәм Россия ислам институты арасында төзелде. Ул ислам финанслары өлкәсендә фәнни һәм белем бирү эшчәнлеген үстерүгә юнәлдерелгән. Аерым алганда, AAOIFI экспертлары тарафыннан системалы нигездә хезмәткәрләрнең квалификациясен үстерү һәм сертификацияләү курслары үткәреләчәк.

«AAOIFI белән берлектә без алга таба да белгечләр әзерләүгә игътибарны юнәлтәчәкбез. Бу турыда доктор Әмир белән сөйләштек. Мөгаен, барлык ислам уку йортларын тоташтырырбыз, бу өлкәдә махсуслашкан белгечләр сайларбыз һәм аларны әзерләрбез. Шуңа күрә бу меморандумның нәтиҗәләре якын арада ук сизелер дип уйлыйм», – диде Россия ислам институты һәм Казан ислам университеты ректоры Рәфыйк хәзрәт Мөхәммәтшин.

  • 2023 елның 1 сентябреннән Татарстан, Башкортстан, Дагыстан һәм Чечня республикалары территориясендә Россиядә партнерлык финанслары (ислам банкингы) буенча эксперимент үткәрелә башлады. Аны гамәлгә ашыруның уңай нәтиҗәләрен исәпкә алып, экспериментның гамәлдә булу вакыты 2028 елга кадәр озайтылды.
news_right_1
news_right_2
news_bot