news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан мөфтияте Казан алынганда һәлак булучылар истәлегенә Хәтер көнен билгеләп үтте

«Шәүвәл аеның 13нче көнендә, ягъни рамазан аеннан соң ике атна узгач, без Хәтер көнен билгеләп үтәбез», - диде Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин.

Татарстан мөфтияте Казан алынганда һәлак булучылар истәлегенә Хәтер көнен билгеләп үтте
Салават Камалетдинов

Бүген Казан Кремлендә - Казан ханнары Олуг Мөхәммәд улы Мәхмүт хан һәм Мөхәммәт Әминнең җәсәдләре җирләнгән кабер-төрбә янында 1552 елда Казан ханлыгы алынганда һәлак булучылар истәлегенә Хәтер көнен билгеләп үттеләр.

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, Татарстан Диния нәзарәте Аксакаллар шурасы барлык һәлак булганнарны искә алып, дога кылдылар.

«Шәүвәл аеның 13нче көнендә, ягъни рамазан аеннан соң ике атна узгач, без Хәтер көнен билгеләп үтәбез. Һәр халыкның батырлары бар. Үз дине, милләте өчен үзләрен фида кылганнар бар. Без аларны онытмаска тиеш. Безнең батырлар сәяси фикерләргә мохтаҗ түгел. Аларга дога кирәк. Шуңа күрә без аларны ел да искә алабыз», - диде Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин.

Казан ханлыгының башкаласы 1552 елның 12 октябрендә алына. Татарстан Диния нәзарәте былтыр июль аенда бу датаны дини - һиҗри календарь белән билгеләп үтәчәген белдергән иде. Бу - шәүвәлнең 13 нче көне. Быел ул 14нче майга туры килә.

 

Фото: © Салават Камалетдинов

Диния нәзарәте моны «1552 елгы вакыйгалар белән бәйле темадан файдаланып спекуляция ясаучылар, аны сәясиләштерергә теләүчеләрнең күплегенә Диния Нәзарәте аксакаллары игътибар иткән иде», - дип аңлатты. «Мәрхүмнәрнең рухына дога кылу — традицион диннәрнең барысында да булган гамәл һәм Хәтер көне шушы мантыйкка нигезләнә», - диелгән иде аңлатмада.

Бүген Кол Шәриф мәчетендә Аксакаллар шурасы утырышы да узды. Өйлә намазыннан соң Хәлифә бән Зәид Әл Нахайян искә алынды. «Шәехкә коръән багышладык. Ул безнең республикабызга бик зур ярдәм күрсәтте» ,- диде Камил хәзрәт Сәмигуллин.

 

Фото: © Салават Камалетдинов

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100