news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан мөфтияте һәм Беларусь Мөселман берләшмәсе хезмәттәшлек меморандумын имзалады

Татарстан мөфтияте һәм Беларусь Мөселман берләшмәсе хезмәттәшлек меморандумын имзалады
Фото: dumrt.ru

19-22 август көннәрендә Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин һәм аның беренче урынбасары Илфар хәзрәт Хәсәнов эш сәфәре белән Беларусь Республикасында. Минск шәһәренә алар «Халыкара аренада мәдәниятара хезмәттәшлекне һәм рухи-әхлакый кыйммәтләрне ныгыту механизмнары» дип исемләнгән халыкара форумда катнашу өчен килде. Бу хакта ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

Бүген әлеге форум барышында Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте һәм «Беларусь Республикасында мөселман дини берләшмәсе» республика дини берләшмәсе арасында үзара аңлашу һәм хезмәттәшлек турында Меморандум имзаланды. Документка мөфти Камил хәзрәт һәм Беларусь Республикасында Мөселман дини берләшмәсе идарәсе рәисе, мөфти Әбу-Бәкер хәзрәт Шабанович кул куйды.

Меморандум нигезендә, мөфтиятләр үз илләренең милли законнары кысаларында берничә юнәлештә хезмәттәшлек алып барачак. Болар – ислам тематикасы буенча экстремизм идеяләренә һәм деструктив агымнарга каршы торуга юнәлдерелгән уртак фәнни-тикшеренү эше; дин һәм фәтвалар чыгару өлкәсендә заманча проблемалар буенча чишелешләр табу; дин һәм вөҗдан иреген, дини һәм милли кыйммәтләрне пропагандалау, исламның тынычлык сөючән һәм гуманистик асылын киң аңлату һ.б.

news_right_1
news_right_2
news_bot