Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстан мөфтиенең Һиҗри исәп буенча яңа ел башлану уңаеннан мөрәҗәгате
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
Бүген кояш баешы белән Мөхәррәм ае керә һәм Һиҗри исәп буенча яңа 1444 ел җитә. Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин әлеге мөһим дата тәбрикли, дип хәбәр итә ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте.
Исламда ел хисабы һиҗрәт кылган вакыттан, ягъни Рәсүлебезнең (с.г.в.) Мәккәдән Мәдинәгә күчүеннән исәпләнә башлаган. Һиҗрәтне мөселманнар безнең эраның 622 елында Мәккә мөшрикләренең кыерсытулары һәм җәберләүләре нәтиҗәсендә кылырга мәҗбүр була.
Ислам календаре Россиянең бүгенге күпчелек мөселманнары өчен Шәригатьнең онытылган бер гадәте генә булып тора. Дин кардәшләребез Милади буенча истәлекле даталарны яттан белсә дә, Рамазан ае яки Корбан гаетенең башлануын билгели алмый. Бу хакта ачынып үз вакытында бөек Мәрҗани хәзрәтебез дә әйткән була. Ул үзе бары тик мөселман календәре буенча гына яшәгән һәм үзенең яшен дә Милади буенча түгел, ә Һиҗри буенча санаган, диелә хәбәрдә.
Һәр мөселман кешесе үзенең тормышын Һиҗри тәквим буенча алып барырга тиеш дип саный мөфти. «Беренчедән, календарь безгә алдагы елны хәерле планнар, игелекле ниятләр белән тулыландырырга һәм соңыннан үткән 12 айга нәтиҗә ясарга мөмкинлек бирә. Икенчедән, календарь изге төннәрне һәм көннәрне, бөек бәйрәм-гаетләрне, хәрәм айларны, аеруча саваплы-фазыйләтле вакытларны игътибарда тотарга ярдәм итә», – ди мөфти.
«Һиҗри исәп буенча яңа 1444 елда Раббыбыз һәр гаиләгә бәрәкәтләр, безнең ихлас ниятләребезне тормышка ашыру өчен Үзенең хәер-фатыйхасын, илебезгә һәм җөмһүриятебезгә тынычлык, иминлек һәм бар мөселман өммәтенә игелекләр бирсен. Аллаһы Тәгалә безгә киләсе елда хак юлдан тайпылмыйча, Аның әманәтләрен һәм тәкъвалыгыбызны сакларга насыйп итсә иде», дигән теләкләрең җиткерә мөфти.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз