Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары мөселманнарны сабыр булырга чакырды
Казанның Галиев мәчетендә узган Корбан гаетендә Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары Илфар хәзрәт Хәсәнов барлык мөэмин-мөселманнарны сабыр булырга, авыр вакытта Аллаһы Тәгаләгә сыенырга һәм аннан ярдәм сорарга чакырды.
Илфар хәзрәт Аллаһы Раббыбызның кешелекне барлык золымнардан коткару кодрәтенә ия булуын әйтте. Түземлек, Аллаһы Тәгаләгә тугрылык үрнәге итеп үзенең иң авыр минутларында да иман ныклыгын югалтмаган Ибраһим галәйһиссәламне китерде.
«Аның Раббыбызга мәхәббәте шуның кадәр көчле була ки, ул һәр эштә үз-үзен аямыйча, аның васыятьләренә таяна. Бер генә ярдәмчесе булмаса да, Аллаһының кодрәтенә ышану, ныклы иман аның тугры юлдашына әверелә», - диде ул.
Илфар хәзрәт сүзләренчә, хәтта җәзага тартылганда да Ибраһим галәйһиссәламнең иманы какшамый. «Тау хәтле биек учак ягып, пәйгамбәрне катапульта белән шунда ташлап яндырмакчы булалар. Пәйгамбәрнең Аллаһ ярдәменә ышануы бу уттан да көчлерәк була. «Аллаһы Тәгаләм генә бердәнбер ярдәмчем», - дип кабатлый ул. Раббыбыз аны ишетә, учакка очкан мәлдә Ибраһимгә ярдәмгә килә», - диде ул.
Хәзрәт авырлыклар килгәндә, сынаулар чорында Раббыбызга тугры булып, Аллаһым иң хәерле саклаучым дип аннан ярдәм сорарга кирәклеген искәртте.
«Кешеләр вакыйгаларны ашыктыра, кечкенә авырлыкларны да җиңә алмыйча, Раббыбыздан тиз арада ярдәм көтә. Ибраһим мөэминнәр өчен чын сабырлык үрнәге булып тора. Ул төрмәгә ябыла, үлем җәзасына тартыла, кул-аяклары бәйләнгән килеш, катапультага терәлеп торганда да аңа ярдәм килеп җитми. Аллаһы Тәгаләбез аңа утка таба очкан мизгелдә генә булыша. Аллаһыбыз хәтта пәйгамбәрләргә дә үзенең ярдәмен сабыр иткәннән соң гына күрсәтә», - дип билгеләп үтте Илфар хәзрәт бәйрәм хөтбәсендә.
Хәзрәт барлык мөселманнарны Аллаһы Тәгаләгә итәгать кылырга, иманнарыбызны ныгытырга , күркәм матур сабырлык күрсәтергә өндәде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз