news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан мөфтиенә Россия Президентының рәхмәте белдерелде

Татарстан мөфтиенә Россия Президентының рәхмәте белдерелде
"Татар-информ" архивы, Салават Камалетдинов

Россия Президенты Владимир Путин 2023нче елның 27 июлендәге 242-рп номерлы боерыкка кул куйды, анда Татарстан Республикасы мөфтие Камил Сәмигуллинга Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам дине кабул ителүнең 1100 еллыгы уңаеннан әзерлек һәм башкарылган эшләр өчен рәхмәт белдерелә.

«Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам дине кабул ителүнең 1100 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек һәм аны үткәрүдәге казанышлары өчен Үзәкләшкән дини оешма – Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте мөфтие Сәмигуллин Камил Искәндәр улына Россия Федерациясе Президентының рәхмәтен белдерергә», – диелә хокукый актларны рәсми бастырып чыгару сайтында басылган документта.Бу хакта ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

  • Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам дине кабул ителүнең 1100 еллыгы чаралары кысаларында Камил хәзрәт Сәмигуллин җитәкчелегендә Татарстан мөфтиятендә фундаменталь проектлар гамәлгә ашырылды: Коръән бастыруның татар традицияләрен торгызу (»Казан басмасы» компьютер шрифты һәм яңартылган мүсхәфе чыгару, XIX – ХХ гасыр башы Россия дин белгечләренең Коръән фәннәрен өйрәнү өлкәсендәге керткән өлешен фәнни тикшерү);
  • «Ибн Фадлан» документаль-нәфис фильмы төшерелде, рус телендә онлайн-мәдрәсә төзелде, татар телен өйрәнү өчен «Без – татарлар!» онлайн платформасы эшләнде,
  • «Мөхәммәдия» мәдрәсәсе өчен 2 яңа корпус төзелде, Татарстанда 14 яңа мәчет, 3 мәгърифәт үзәге, «Ирбис»ның автомобильләргә ягулык салучы станцияләрендә 18 хәләл кафе ачылды,
  • 8 фәнни-гамәли конференция һәм Россия дини мирасы буенча чаралар уздырылды,
  • 80нән артык исемдә китаплар, шул исәптән 16сы – Россия дини мирасы (тәрҗемәләр һәм репринтлар) буенча нәшер ителде,
  • «Хозур ТВ» телеканалы Россиянең 11 төбәгендә күрсәтелә башлады,
  • ислам финанс продуктлары эшләнде – болар хәләл банк картасы һәм ипотека, мохтаҗларга 24 млн сум күләмендә хәйрия ярдәме күрсәтелде;
  • төрле дәрәҗәдәге 15, шул исәптән 1 халыкара Коръән укучылар бәйгесе оештырылды һ.б.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100