Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстан мөфтиен «Донбасс җиренә тугры хезмәт өчен» мактау билгесе белән бүләкләделәр
Татарстан Республикасы мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, Луганск Халык Республикасы мөфтие Эльдар Гамбаров карары белән, «Донбасс җиренә тугры хезмәт иткән өчен» мактау билгесе белән бүләкләнде. Бу турыда Татарстан Диния нәзарәте хәбәр итте.
ЛХР мөселманнары Диния нәзарәте бүләге Камил хәзрәткә «төбәкне торгызуга һәм үстерүгә зур өлеш керткәне, динара һәм милләтара хезмәттәшлек өлкәсендәге казанышлары, югары рухи принципларны ныгыту һәм җәелдерү, шулай ук Ватанны саклау эшендәге казанышлары өчен» бирелде.
Камил хәзрәт – махсус хәрби операциядәге солдатларга һәм Донецк һәм Луганск Халык Республикаларындагы мөселманнарга ярдәм итү эшенә актив керешкән Россия мөфтиләрнең берсе. Ул махсус хәрби операция зонасына, шул исәптән дошман көчләре белән хәрби бәрелешләр урынына 5 тапкыр сәфәр кылды, диелә хәбәрдә.
Аның җитәкчелегендә ТР мөселманнары Диния нәзарәте солдатлар кулына 9 гуманитар йөк: хәләл азык-төлек, хәрби кием-салым, дини китаплар, запас частьләр, автомобильләр һәм мотоцикллар һ.б. тапшырды. Донецк һәм Луганск Халык Республикалары мөселманнары Диния нәзарәтләренә китаплар һәм дини атрибутика тапшырылды, бу төбәкләрдәге милләттәшләребез Татарстан мәдрәсәләренә белем алырга чакырылды, дип яза Диния нәзарәте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз