Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстан мөфтие якынлашып килүче Корбан бәйрәме белән котлады
Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин мөселманнарны якынлашып килүче Корбан бәйрәме белән котлады. Бу хакта ТР мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Бүген, кояш баеганнан соң, Корбан бәйрәме башлана. Сезне якынлашып килүче шушы бөек гает белән ихластан тәбрик итәм!
Корбан гаете – кешеләрнең тәкъвалык һәм Аллаһының рәхмәт тантанасы ул. Без дә, корбан чалып, Раббыбызның әмеренә чын күңелдән күнгән һәм Аның сынавын уңышлы үткән пәйгамбәрләр Ибраһим һәм аның улы Исмәгыйль (галәйһимәсәлам) кебек, Раббыбызның ихтыярына һәм Аның сүзенә буйсынуны күрсәтәбез. Корбаннан мохтаҗларга, туганнарга, күрше-күләнгә өлеш чыгарып, Аллаһыга биргән нигъмәтләре өчен шөкер кылабыз. Корбан гаетенең асыл мәгънәсе шуннан гыйбарәт: бу дөньяда Яралтучыбызның ризалыгыннан да кыйммәтрәк берни юк, һәм без Аңа тәвәккәл кылырлык, Аның хакына яраткан әйберләрне фида кылырлык дәрәҗәдәге тәкъвалыкка омтылырга тиеш.
Анабыз Гайшә (радыяллаһу ганһә) хәбәр иткәнчә, Аллаһ Илчесе (с.г.в.) болай дигән:
«Корбан гаете көнендә Адәм баласы кылган гамәлләрнең Аллаһка иң сөеклесе — корбан чалу. Чөнки (ул хайван) Кыямәт көнендә мөгезләре, йоны һәм тояклары белән (Аллаһ хозурына) киләчәк. (Хайванның) кан тамчысы җиргә төшкәнче үк, корбанны Аллаһы Тәгалә кабул итә. Шуңа күрә бу гамәлне ихлас күңел белән башкарыгыз!» (Сүнән Тирмизи, 1493).
Корбан гаете – ул хаҗ гыйбадәтләренең тәмамлануын хәбәр итүче бәйрәм дә. Бу мөкатдәс көннәрдә изге Мәккә җирләрендә Татарстаннан 1800 бәхетле кардәшебез сәфәр кыла. Мин республикабыз җитәкчелегенә хаҗны оештыруда булышлык күрсәткәннәре өчен рәхмәт белдерәм, чөнки шушы ярдәм белән 200 мөселман – махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм аларның якыннары, шулай ук милләттәшләребезнең сәламәтлекләрен кайгыртып торсыннар өчен 20 табиб хаҗга җибәрелде. Барлык ватандашларыбыз гыйбадәтләрне исән-сау һәм имин килеш башкара, аларны хәзрәтләр һәм медицина хезмәткәрләре озатып йөри.
Мөхтәрәм дин кардәшләрем! Мөбарәк гает көннәрендә Сезгә ихластан шуны телим: Аллаһы Тəгалə сезнең һәм безнең корбаннарны һәм гыйбадәтләрне кабул итеп, безгә савапларын арттырсын һәм Үзенең ризалыгына ирештерсен! Гаиләләрдә бәрәкәт, иминлек булып, иман нуры балкып торсын! Бәйрәм белән!» - диелә котлауда.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз