news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан мөфтие Үзбәкстан Президентына яңартылган «Казан басмасы»н бүләк итте

Татарстан мөфтие Үзбәкстан Президентына яңартылган «Казан басмасы»н бүләк итте
ТР Рәисе матбугат хезмәте

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Үзбәкстан Республикасы Президенты Шәүкәт Мирзиёевка яңартылган «Казан басмасы»н бүләк итте. Бу хакта ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

Үзбәкстан Республикасы Президенты Шәүкәт Мирзиёев Татарстанда вакытта «Казан Кремле» музей-тыюлыгының тарихи объектларында булды. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм башка рәсми затлар белән бергә Шәүкәт Мирзиёев Кол-Шәриф мәчетен карады һәм әлеге объектның барлыкка килү тарихы белән танышты. Мәчет янында кунакны Татарстан мөфтие, ТР мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Камил хәзрәт Сәмигуллин каршы алды. Ул кунакка Коръәннең яңартылган «Казан басмасы»н бүләк итте.

news_right_1
news_right_2
news_bot