news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан мөфтие урынбасары: Бездә уйлап чыгарылган түгел, ә чын геройлар

Татарстан мөфтие урынбасары: Бездә уйлап чыгарылган түгел, ә чын геройлар
Фото: © «Татар-информ», Солтан Исхаков

Хәрби корал күргәзмәләре уйлап чыгарылган геройлар түгел, ә Туган илне, гаиләсен, балаларын яклаучы чын геройлар булуын күрсәтү өчен кирәк. Бу хакта «Татар-информ»га ТР мөфтие урынбасары, Мәрҗани мәчете имам-хатыйбы Равил Зөфәров «Рамазан Фест» фестивале кысаларында уза торган хәрби корал күргәзмәсе турында сөйләгәндә әйтте.

«Мондый күргәзмәләр балаларыбыз хәрби техниканы, ретромобильләрне, киемнәрне һәм башкаларны күрсен өчен үткәрелә. Бу мөселманнарның әлеге дәүләттә яшәвен күрсәтә – бу безнең Туган илебез», - дип сөйләде Зөфәров.

Ул шулай ук мөфтият 2025 елны Геройлар елы дип игълан итүенә игътибар юнәлтте. Мөселманнар һәрвакыт православие динен тотучылар һәм башка конфессияләр вәкилләре белән бергә Туган илен яклады, дип өстәде ул. Мондый күргәзмәләр тәрбия ягыннан да мөһим.

«Без мәктәптә укыганда башлангыч хәрби әзерлек үтә, автомат җыя һәм сүтә идек, чөнки Туган илне яратырга һәм аны якларга өйрәнә идек» - дип бүлеште Зөфәров.

Исегезгә төшерик, 30 мартта Иске Татар бистәсендә Рамазан ае тәмамлануга багышланган «Рамазан Фест» фестивале була. Фестивальнең темасы 2025 елда Россиядә игълан ителгән Ватанны саклаучылар елына багышланачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100