news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан мөфтие: Ураза бәйрәме - гамәл дәфтәрләребезнең яңа битен ачу

Татарстан мөфтие: Ураза бәйрәме - гамәл дәфтәрләребезнең яңа битен ачу
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин якынлашып килүче Ураза гаете уңаеннан мөселманнарга мөрәҗәгать итте.

«Бүген кояш баегач Ураза гаете җитә. Мин сезне чын күңелдән шушы мөбәрак бәйрәм белән котлыйм! Мөселманнарның күңелендә бүген – моңсу катыш шатлыклы хисләр, чөнки зарыгып көткән изге Рамазан ае бик тиз арада ахырына якынлашты. Уразалы көннәр, йокламыйча гыйбадәттә уздырылган төннәр, мәчетләрдә җәмәгать белән кылынган тәравихлар һәм кардәшләрне бергә җыйган кунакчыл ифтарлар, гаиләләребез белән үткәргән бәрәкәтле сәхәрләр артта калды. Аллаһының Рамазан аенда гына бирелә торган сансыз рәхмәтләре белән хушлашу бигрәк тә күңелне төшерә», – диде мөфти.

Аның сүзләренчә, кешеләрнең йөрәкләре Рамазан аенда иман, игелек һәм күркәм ниятләр белән тулып өлгергәндер - Ураза бәйрәменә без әнә шундый өмет белән керәбез. «Хактыр ки, ураза адәм баласына рухи чистарыну һәм үз нәфесен тәрбияләү өчен бирелгән. Бәйрәмне мөселманнар югары дәрәҗәдәге тәкъвалыкта каршылый, хәзер исә үзеңдә бу рухи сафлыкны, ә тирә-якта кардәшлек, кичерү һәм мәрхәмәтлелек мохитен саклап калу мөһим. Шул рәвешле, Ураза бәйрәме - Аллаһының ярлыкавына ирешеп, гамәл дәфтәрләребезнең яңа битен ачу һәм Рамазанда башланган күркәм эшләрне дәвам итү өчен иң яхшы сәбәп ул», – ди Камил хәзрәт.

Татарстан мөфтие Аллаһы Тәгалә Ураза бәйрәме хөрмәтенә безнең Рамазан аенда кылынган барлык гыйбадәтләребезне, изге гамәлләребезне һәм саф ниятләребезне кабул итсен, Үзенең рәхмәте белән бүләкләсен, дип теләде. «Тоткан уразаларыбыз Аның ризалыгына ирешергә ярдәм итеп, Кыямәт көнендә шәфәгатьче булса иде. Ураза гаете мөбарәк булсын!» – диелә котлауда.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100