Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстан мөфтие Татарстан Дәүләт Советы депутатларын сайлауда тавыш бирде
Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Татарстан Дәүләт Советы депутатларын сайлауда катнашты. Бу хакта республика мөселманнары Диния нәзарәте телеграм-каналында хәбәр ителә.
Казанда 46 нчы сайлау участогына мөфти хәләл җефете белән килгән иде.
Искәртик, бүген Татарстанда җиденче чакырылыш Татарстан парламенты депутатларын сайлау уза. Сайлау участоклары кичке 20 сәгатькә кадәр ачык.
- Үзәк сайлау комиссиясе биш сәяси партиянең исемлекләрен теркәде: «Яңа кешеләр», «ЛДПР – Россия либераль-демократик партиясе», «Гадел Россия – Патриотлар – Дөреслек өчен», «Бердәм Россия», «КПРФ – Россия Федерациясе Коммунистлар партиясе».100 депутат мандатына барлыгы 397 кандидат дәгъва кыла.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз