Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстан мөфтие: Татар халкын тарих битләрендә нәфес күп тапкырлар харап итте
Ураза гаете вәгазендә Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин нәфес һәм ачуның кеше тормышына, шулай ук милләт язмышына йогынтысы турында сөйләде. Мөфти фикеренчә, кеше нәфескә бирелеп, иң беренче чиратта, үз-үзенә зыян сала.
Камил хәзрәт үз вәгазендә язучы Галимҗан Ибраһимовның «Алмачуар» повестен мисал итеп китерде. Ул әсәрнең төп герое Закирның үз атын үлеп яратуына карамастан, ахыр чиктә нәфесе һәм «мин-минлеге» аркасында хайванның үлеменә сәбәпче булуын искә төшерде. Мөфти билгеләп үткәнчә, бу – бер мәхәббәт тарихы гына түгел, ә нәфес тарихы.
Тагын бер мисал буларак ул «Идегәй» дастанын китерде. «Алтын Урда ни сәбәпле таркала? Аксак Тимер җимергәнгә генә түгел, ә Идегәй һәм Туктамыш хан үзара идарә өчен көрәшүләре аркасында», – диде Камил хәзрәт. Аның фикеренчә, татар халкын тарих дәвамында бердәмлек урынына көнчелек һәм хөсетлек харап иткән.
«Кызган чакта, ачу чыкканда сабыр итү бик авыр. Ләкин белмәгәннәр өчен генә. Белгәннәр өчен җиңел ул. Пәйгамбәребезнең (с.г.в.) сөннәтендә аның төрле ысуллары бар. Дәшмәгән кешенең яклаучысы булып Аллаһның фәрештәсе тора икән. Дәшмәгез – югыйсә иң зур яклаучысыз калачаксыз», – дип басым ясады мөфти.
Шулай ук Камил хәзрәт Сәмигуллин ачу килгән вакытта тәһарәт алуның файдасы турында сөйләде. Ул ачуны ут белән чагыштырып, аны су белән генә сүндереп булуын, ә нәфесен җиңә алган кешенең Аллаһ каршында дәрәҗәсе зур икәнлеген билгеләп үтте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз