news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан мөфтие «Сәлах» мәчетендә Рамазан аеның үзенчәлекләре турында сөйләде

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинның Рамазан аенда республикабыз мәхәлләләрендә халык белән очрашулары дәвам итә. Кичә, Рамазан аеның 6нчы көнендә, мөфти Казан шәһәренең “Сәлах” мәчетендә мөселман кардәшләребез белән очрашып, үгет-нәсыйхәтләрен җиткерде.

ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, хәзрәт ахшам намазына кадәр Рамазан аенда ураза тотуның фарыз булу тарихы, уразаның фазыйләтләре, нәфесне тәрбияләү, Коръән уку өчен бирелә торган саваплар, хәтем кылуның мөһимлеге, дингә хикмәт белән чакыру турында вәгазь сөйләде. Камил хәзрәт ислам динендә кардәшлек мәсьәләләренә тукталды, Рамазан аен Коръәнне өйрәнүгә багышларга өндәде.

Кояш баегач мөфти ахшам намазын укытты һәм мәхәллә халкы белән бергәләп ифтар кылды. Дин кардәшләребез белән Рамазан ае сөенечен бүлешергә шулай ук Татарстан Фәннәр академиясе президенты Мәгъзүм Сәлахов, Казан шәһәренең баш мөхтәсибе Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин, “ДУМ РТ Хаҗ” оешмасы җитәкчесе Ранис хәзрәт Вахитов, танылган эшмәкәрләр, иганәчеләр килгән иде. 

news_right_1
news_right_2
news_bot