news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан мөфтие Россия Президентын сайлауда катнашты

Татарстан мөфтие Россия Президентын сайлауда катнашты
Фото: dumrt.ru

Бүген, 15 мартта, Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Россия Федерациясе Президентын сайлауларда катнашты. Казан шәһәренең 80 нче мәктәбендә урнашкан 46 нчы сайлау участогында Камил хәзрәт хәләл җефете белән беренчеләр булып үзләренең гражданлык бурычын үтәде һәм тавышларын бирде. Бу хакта ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Мөселманнар Россиядә бик күп. Димәк, безнең тавыш көчле булып яңгырый ала. Ә тавыш бирмәсәң, сине кем ишетсен? Шуңа күрә сайлауларда, һичшиксез, катнашырга кирәк. Бу бит – безнең хакыбыз. Кандидатлар арасыннан халкыбыз, милләтебез һәм ислам дине үсеше өчен иң файдалысын сайларга кирәк дип саныйм», - диде Камил хәзрәт.

news_right_1
news_right_2
news_bot