news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан мөфтие: Риба – ул хәрам, зәкят – фарыз

Татарстан мөфтие: Риба – ул хәрам, зәкят – фарыз
Фото: https://dumrt.ru

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Галиев мәчетендә укылган Ураза гаете вәгазендә Аллаһы Тәгалә кушканча яшәүнең нигезләре, рибаның зыяны һәм зәкятнең файдасы турында сөйләде.

«Раббыбыз үзенең китабында бәхетле тормышның бөтен инструкциясен язып калдырган. Коръәндә уңышка ирештерә торган бөтен бизнес-планнар һәм икътисади үрнәкләр китерелгән. Уңышлы, мул тормышта яшәү өчен ике төп кагыйдә бар: риба – ул хәрам, зәкят – фарыз», – диде Камил хәзрәт Сәмигуллин.

«Аллаһы Тәгалә байлыкка ирешүнең формуласын болай китерә: Аллаһ рибаны юк итә, сәдакаларны исә арттыра, Аллаһ рибаны хәләл санаган кәфер һәм хәрам ашаган бер кемне дә сөйми. Ягъни, Раббыбыз риба аша алынган мал-мөлкәтнең бәрәкәтен бетерә, ә сәдакага тотылган милекнекен киресенчә арттыра. Димәк, баерга теләсәң, зәкят түлә», – дип, өстәде ул.

Мөфти риба ярдәмендә баеган кешенең, нәтиҗәдә, малын югалтуын һәм файдасын күрмәвен билгеләде.

«Кеше акчасы булмаган килеш, ялтыравыклы рекламага кызыгып, кредит ала да аны кайтара алмый. Бүген кибетләрдә ни генә юк, киштәләрдән күзләр камаша. Ләкин үз-үзебезне алдаламыйк, яшәү өчен боларның барысы да кирәкми бит. Сез махсус хәрби операциядә хезмәт итүче солдатлардан яки шул җирдә яшәүче кешеләрдән тормыш өчен ни җитә дип сорагыз әле. Алар тормыш ихтыяҗын бездән яхшырак белә», – дип сөйләде ул.

«Фанилыктагы байлык бер ни тормый, һәм аның аркасында үзеңне һәм якыннарыңны авырлыкларга дучар итүдән бер нинди файда да юк. Бай булу һич тә гөнаһ түгел, әмма байлыкны йөрәктә түгел, ә кесәдә сакларга кирәк. Кесәдән аны, Аллааһы Тәгалә ризалыгы өчен, чыгарып салу бик җиңел, әмма йөрәккә үтеп керсә, аннан тартып алу бик кыен була», – диде Камил хәзрәт Сәмигуллин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100