news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан мөфтие Раҗәб ае якынлашу уңаеннан мөселманнарга мөрәҗәгать итте

Татарстан мөфтие Раҗәб ае якынлашу уңаеннан мөселманнарга мөрәҗәгать итте
Фото: ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте

Бүген, 11 гыйнварда, кояш баю белән мөселман календаре өч мөбарәк көн белән ямьләнәчәк – берьюлы изге җомга җитә, Раҗәб ае башлана һәм Рәгаиб кичәсе керә. Аларның шулай бергә туры килүе безнең сөенечебезне арттырсын һәм елның иң шәрәфле, бәрәкәтле Рамазан аена әзерлек мохитенә тизрәк алып керсен иде, ди Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин Раҗәб ае якынлашу уңаеннан мөрәҗәгатендә.

Раҗәб Рамазан ае якынлашуны хәбәр итә, ураза башланырга төп-төгәл 2 ай гына калып бара, дип кисәтә. Дин кардәшләребезгә ураза гыйбадәтенә рухи һәм физик яктан әзерләнергә вакыт җитте дигән сүз.

Раҗәб ае ислам тарихыннан һәм Пәйгамбәр с.г.в. тормышыннан истәлекле һәм могҗизалы вакыйгаларга бай. Әйтик, Раҗәб аеның беренче җомгасына каршы кичәдә – Рәгаиб кичәсендә – Мөхәммәд с.г.в.нең әти-әнисе никахлашкан. Моннан тыш, Раҗәб аеның 26сыннан 27сенә (быел – 6сыннан 7нче февральгә) каршы төндә Исра вә Мигъраҗ вакыйгасы булган – ул Мөхәммәд пәйгамбәрнең с.г.в. Мәккәдән Иерусалимга төнге сәяхәте һәм аның Күккә күтәрелүе. Исра вә Мигъраҗ төнендә Аллаһы Тәгалә барлык мөселманнарга өч бөек бүләк ясаган: биш вакыт намаз, «Әл-Бәкара» сүрәсенең соңгы аятьләре һәм Кыямәт көнендә үз өммәте өчен Пәйгамбәрнең с.г.в. шәфәгать итү хокукы, ди мөфти.

«Кадерле дин кардәшләр! Сезне Раҗәб аен ихлас ниятләр белән үткәрергә, Аллаһы Тәгалә шушы вакытта биргән иксез-чиксез мөмкинлекләрдән файдаланырга һәм, Газзәдәге дин кардәшләребез өчен армый-талмый дога кылырга чакырам. Мөмкин кадәр күбрәк итеп намазлар укырга, ураза тотарга һәм хәер-сәдака бирергә кирәк. Шул чакта, ин шә Аллаһ, Раббыбыз гөнаһларыбызны кичерер һәм өммәтне ике дөнья бәхете белән бүләкләр», – ди Камил Сәмигуллин мөрәҗәгатендә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100