news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан мөфтие ни өчен мөселманнарның мәзһәб буенча яшәргә тиешлеген аңлатты

Татарстан мөфтие ни өчен мөселманнарның мәзһәб буенча яшәргә тиешлеген аңлатты
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Мөселманнар билгеле бер мәзһәб (хокукый мәктәп) буенча яшәргә һәм берсеннән икенчесенә күчмәскә тиеш. Бу хакта ТР мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Камил Сәмигуллин белдерде.

«Мөҗтәхид хаклы булырга да, ялгышырга да мөмкин. Ә иҗтиһадка сәләте булмаган кеше билгеле бер мәзһәбтә торырга һәм аннан соң аннан башкасына күчмәскә тиеш», - дип язган мөфти үзенең МАКСтагы каналында.

Исегезгә төшерәбез, сөнни исламның дүрт мәзһәбе бар: хәнәфи, мәлики, шәфигый һәм хәнбәли. Татарстан мөселманнарының күпчелеге хәнәфи мәзһәбен тота.

news_right_1
news_right_2
news_bot