news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан мөфтие мөселманнарның ни өчен Мәүлидне бәйрәм итәргә тиешлеген аңлатты

Татарстан мөфтие мөселманнарның ни өчен Мәүлидне бәйрәм итәргә тиешлеген аңлатты
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Мөселманнар Мөхәммәд пәйгамбәрнең с.г.в. тууына багышланган Мәүлидне бәйрәм итәргә тиеш. Бу хакта ТР мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Камил Сәмигуллин хәбәр итте.

«Мәүлид үзеннән-үзе максат түгел. Максаты – Аллаһ илчесенең бу дөньяга килүенә шатлык белдерү. Ә шатлык шәригать күзлегеннән законлаштырылган гамәл генә түгел, ә һәр мөселманга йөкләнгән гамәл», – дип язган мөфти үзенең Макстагы каналында.

Дәлил итеп ул Коръәннең ике аятен китерә. Аерым алганда, «Юныс» сүрәсендә болай диелә: «Мөэминнәр Аллаһы Тәгаләнең юмартлыгы һәм рәхмәте өчен шатлансыннар. Һәм бу аларның җир байлыкларыннан яхшырак». Шул ук вакытта пәйгамбәр дә кешелеккә галәмнәр өчен мәрхәмәт сыйфатында юнәлдерелгән булган, бу хакта «Пәйгамбәрләр» сүрәсендә бәян ителә, ди мөфти.

«Бу аятьләрдән күренгәнчә, мөселманнар бу дөньяда Аллаһның илчесе тууына шатлык белдерергә тиеш», – дип өстәде Сәмигуллин.

Исегезгә төшерәбез, быел Мәүлид 24 августтан 25 августка каршы төнгә туры килә. Казанда 29 августта бәйрәм чаралары узачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot