news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан мөфтие мөселманнарга уразаны нинди ният белән тотарга кирәклеген аңлатты

Татарстан мөфтие мөселманнарга уразаны нинди ният белән тотарга кирәклеген аңлатты
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Камил Сәмигуллин якынлашып килүче Рамазан ае уңаеннан республика мөселманнарына мөрәҗәгать итте.

«Рамазан – ул ураза ае. Әмма ашаудан, эчүдән һәм якынлыктан баш тарту – иң җиңел сынау. Шулай ук яман сүзләрдән, бәхәсләрдән һәм башка гөнаһлардан тыелып тору мөһим», – диде мөфти.

Аның сүзләренә караганда, дин тотучылар уразаны түбәндәге ният белән тотарга тиеш: «Мин бу изге айда йөрәгемне, кулларымны, телемне һәм күзләремне тыелган нәрсәләрдән сакларга ниятләдем. Мин ашказаным белән генә түгел, бөтен барлыгым белән дә ураза тотачакмын. Өстәлне генә түгел, йөрәгемне дә бизәргә ниятләдем. Мин йокыга да гыйбадәт нияте белән ятарга ниятлим».

Сәмигуллин өстәп әйткәнчә, әгәр кеше уразаны тиешле ният белән тотса, ул, Аллаһ ихтыяры белән, үзенең нәфесен (эгосын) җиңеп чыгачак, шулай ук Аллаһ тарафыннан гафу ителүгә лаек булачак.

Исегезгә төшерәбез, Рамазан ае бүген кояш баегач башлана.

news_right_1
news_right_2
news_bot