Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстан мөфтие: Махсус хәрби операциядәге солдатларның догалары безнекеннән ихласрак
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚

Татарстан Республикасының мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Бөтенроссия татар дин әһелләре форумында Бөек Ватан сугышы елларыннан соң ислам диненең яңарыш кичерүе һәм бүгенге көндә дә махсус хәрби операциядә катнашучы солдатларның догасы күпкә ихласрак булуын әйтте.
«1945-1947 елларда Советлар Союзында ислам дине үзенә күрә бер яңарыш кичерә, бер Татарстанда гына 16 мөселман берләшмәсе теркәлә. Рәсми булмаган бик күп мәхәлләләр дә барлыкка килә. 1945 елда республикада беренче тапкыр зурлап Корбан гаете үткәрелә: 15 ноябрьдә Казанда 6 урында гает намазы оештырыла, гәрчә бер генә мәчет эшләсә дә. Шул 6 урында 25 мең мөселман җыелган, яртысыннан күбрәге яшьләр булган», – диде ул.
Ул бүгенге көндә махсус хәрби операциядә катнашучы солдатларның кылган догалары да гади халыкныкына караганда күпкә ихласрак булуын искәртте.
«Моңа гаҗәпләнәсе юк: окопларда атеистлар булмый. Бүген махсус хәрби операциядә хезмәт итүче солдатлар да шулай: алар атыш вакытында догаларын соңгы тапкыр укыган кебек укый. Без мөселман сугышчылары белән күрешеп-аралашып торабыз, алар янына алгы сызыкларга йөрибез, гуманитар йөкләр тапшырабыз. Үз күзләребез белән күргәнне әйтәм: аларның догалары сезнең белән безнекеннән күпкә ихласрак», – ди Камил хәзрәт Сәмигуллин.
- «Милли тормыш һәм дин» XV Бөтенроссия татар дин әһелләре форумы 16-18 май көннәрендә Казанда һәм Болгарда уза. Форум эшендә Россиянең 74 төбәгеннән 1049 мөфтиләр һәм имамнар катнаша. Җыен эше Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы исеме астында уза.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз