Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстан мөфтие Мәүлид ае уңаеннан мөселманнарга мөрәҗәгать итте
Бүген, 15 сентябрьдә, кояш баеганнан соң мәртәбәле Рабигыль-әүвәл ае керә. Халыкта ул Мәүлид ае буларак билгеле һәм безнең пәйгамбәребез, Аллаһының сөекле Рәсүле, тарихта кешеләр арасында иң яхшысы булган Мөхәммәднең с.г.в. дөньяга килүе белән олылана.
ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, Мәүлидне мөселманнар Рабигыль-әүвәл ае буена билгеләп үтә, быел ул 15 октябрьдә тәмамлана. Гадәттә Мәүлид кичәләре дин кардәшләр арасында мәҗлес рәвешендә үткәрелә – алар салаватлар әйтә, Пәйгамбәрнең с.г.в. гыйбарәтле тормыш юлы, күркәм сыйфатлары, фазыйләтләре турында вәгазьләр тыңлый.
Татарстан мәчетләре халыкны мәҗлесләргә җыячак. Казанның тарихи Галиев мәчетендә Мәүлид кичәсе Рабигыль-әүвәл аеның 11 көнендә (26 сентябрендә) узачак. Теләгән һәркем бу чарага рәхим итә ала.
«Мөхтәрәм дин кардәшләрем! Мөбарәк Мәүлид аен гыйбадәттә, ихлас ниятләр белән үткәрергә чакырам. Аллаһы Тәгалә һәрберебезне Үзенең бөек Рәхмәте белән бүләкләсен һәм сөекле Пәйгамбәребез Мөхәммәднең с.г.в. пакь сөннәтенә таянып яшәргә насыйп итсен! Әмин», – диелгән мөфти мөрәҗәгатендә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз