news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан мөфтие Корбан бәйрәме көннәрендә намазның үзенчәлекләре турында сөйләде

Татарстан мөфтие Корбан бәйрәме көннәрендә намазның үзенчәлекләре турында сөйләде
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Камил хәзрәт Сәмигуллин Корбан бәйрәме көннәрендә һәр фарыз намаздан соң «тәкбир-тәшрик» әйтергә кирәклеге турында сөйләде.

«5 июньдә иртәнге намаздан башлап 9 июньдә көндезге намазга кадәр һәр фарыз намаздан соң тәкбир-тәшрик әйтелә», -дип хәбәр итте мөфти үзенең Телеграм-каналында.

Ул шулай ук корбан чалуны 8 июньдә кояш баеганчы башкарырга кирәклеген искәртте.

Исегезгә төшерәбез, Татарстан мөселманнары Корбан бәйрәмен 6 июньдә билгеләп үтәчәк. Тиешле указга ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов кул куйган иде.

news_right_1
news_right_2
news_bot