news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан мөфтие Коръәндәге математик могҗизалар турында сөйләде

Татарстан мөфтие Коръәндәге математик могҗизалар турында сөйләде
Фото: «Татар-информ», Салават Камалетдинов

ТР мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Камил Сәмигуллин Коръәннең «Әл-Кадр» сүрәсендә булган математик могҗизалар турында сөйләде.

«Бу сүрәдә 30 сүз, бу Коръәндәге җүзләр санына туры килә. Хәрефләр саны – 114, бу Коръәндәге сүрәләр санына туры килә», - дип язган Сәмигуллин үзенең телеграм-каналында.

Ул бу сүрәдә «Кадр» сүзе бишенче, унынчы һәм уникенче сүзләр буларак телгә алынуын өстәгән. Бу саннарны кушсаң, суммада 27 килеп чыга, бу Кадер кичәсенең Рамазанның нәкъ менә 27 нче төненә туры килүенә ишарәли.

news_right_1
news_right_2
news_bot