Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстан мөфтие көн саен телефонны сүндереп торырга киңәш итте
Мөселманнарга көн саен гаджетлардан файдалануны чикләргә кирәк. Бу хакта Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Камил Сәмигуллин яшьләр өчен ачык лекциясендә белдерде.
«Телефоннарны берничә сәгатькә сүндереп тору баш миенә мәгълүматны тәртипкә китерергә һәм классификацияләргә мөмкинлек бирү өчен кирәк. Баш мие телефонга килә торган хәбәрләрне көткәндә ниндидер материалны ятлый яки хәтердә калдыра алмый», – диде мөфти.
Шулай ук Сәмигуллин баш миенең эшчәнлеген даими рәвештә стимуллаштырып торырга киңәш итте.
«Баш миен даими рәвештә эшләтеп тору мөһим: текстлар ятларга, хәтерне яхшыртырга, игътибарны арттырырга кирәк», – дип өстәде ТР Диния нәзарәте башлыгы.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз