news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан мөфтие киңәшчесе Илдар хәзрәт Баязитов җәмәгатьчелек белән очрашты

Татарстан мөфтие киңәшчесе Илдар хәзрәт Баязитов җәмәгатьчелек белән очрашты
Фото: Татарстан Диния нәзарәте матбугат хезмәте

Татарстан Мөфтие киңәшчесе Илдар хәзрәт Баязитов Апаста «Хәҗәр» үзәгендә җәмәгатьчелек белән очрашты. Чарада шулай ук «Ярдәм-Помощь» гомуммилли хәйрия фонды президенты Илһам Исмәгыйлев, «Хәҗәр» үзәге директоры Айназ Сафиуллин, ТР Апас районының җәмәгать эшлеклеләре, «Хәҗәр» рухи-әхлакый үзәге проектларында катнашучы балаларның ата-аналары катнашты. Бу хакта Татарстан Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

Очрашу балалар һәм яшьләр арасында әхлакый нигезләрне саклауның көнүзәк мәсьәләләренә багышланды. Шулай ук «Хәҗәр» рухи-әхлакый үзәгенең җәйге чордагы эш нәтиҗәләре чыгарылды: анда барлыгы 100дән артык бала өчен ике тапкыр сәламәтләндерү курслары оештырылды.

Илдар хәзрәт Баязитов үз чыгышында гаилә, туганлык мөнәсәбәтләре, балалар һәм яшьләр арасында гуманлылык, бер-береңнең хәленә керү кебек традицион, гомумкешелек кыйммәтләрен, шул исәптән татар дини мирасы чагылышы аша да, комплекслы сакларга кирәклеген ассызыклады.

Спикер шулай ук 14 сентябрьдә булачак сайлауларда Татарстан Республикасы җитәкчелегенең хәзерге курсын хуплауның мөһимлеген аерым билгеләп үтте. «Җәмгыятьнең, республиканың, илнең уңышы, тулаем алганда, һәрберебезнең сайлавына бәйле», - дип йомгаклады сүзен Илдар Баязитов, диелә хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot