news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Катарда яшәүче татарлар белән очрашкан

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Катарда яшәүче татарлар белән очрашкан
Фото: Әдилә Сәлахетдинова

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Катарда яшәүче милләттәшләребез белән очрашуда булган.

«Камил хәзрәт белән очрашу бик җылы, дустанә мөнәсәбәттә булды. Беренче очрашу март аенда үтте, ул күбрәк сорау-җавап форматында узды. Икенче очрашу күптән түгел булды. Катардагы татар диаспорасы Камил хәзрәтне җирле гарәп ашлары белән сыйлады. Хәзрәткә үзебезне кызыксындырган сорауларны бирдек», - диде «Татар-информ» хәбәрчесенә Катарда яшәүче татар кызы Әдилә Сәлахетдинова.

Татарлар белән очрашуда Камил хәзрәт Сәмигуллин бизәкләр тарихы турында да сөйләгән. «Татарларның һәм, гомумән, төрки халыкның символы булган лалә чәчәге дә Аллаһ исеме язылышының символы булып тора икән. Рәсемнәрдә лалә чәчәге янында еш кына роза чәчәген дә күрергә була. Әлеге чәчәк Мөхәммәд (с.г.в.) пәйгамбәрнең яраткан чәчәге булган», - дигән ул очрашуда.

«Шулай ук, пасха бәйрәме турында да сөйләштек. Камил хәзрәт безгә үзебезнең мәдәният турында, аерым алганда, милли шагыйрьләребез, тарихчыларыбыз, тарихыбыз турында күбрәк белергә, өйрәнергә, милли бәйрәмнәребезгә игътибарны арттырырга киңәш итте. Күпхатынлылык, күпләрне кызыксындырган ислам призмасы аша психология темасына да кагылдык», - диде Әдилә Сәлахетдинова.

Моннан тыш, татарлар Камил хәзрәт Сәмигуллин белән очрашуда төрле төбәкләрдә яшәүче татарларны, Касыйм һәм Казан ханлыгы ханы Шаһ Гали белән бәйле тарихны искә алган. «Хәзрәт безгә Йосыф (г.в.с) пәйгамбәр һәм Зөләйха, Фиргавен һәм аның хатыны Асия, тарихка кереп калган татар хатын-кызлары тарихын сөйләде. Сөйләшер өчен тема бик күп иде. Камил хәзрәт Татарстаннан алып килгән тәм-томнар белән мондагы татарларны сыйлады», - дип аңлатты ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100