news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Җиңү көне уңаеннан халыкка мөрәҗәгать итте

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Җиңү көне уңаеннан халыкка мөрәҗәгать итте, дип яза нәзарәт матбугат хезмәте.

Бүген Россиядә Җиңү көне билгеләп үтелә. Бу дата миллионлаган кешеләрнең какшамас рухы һәм үлемсез батырлыгы символына әверелде һәм безнең йөрәкләрдә изге хәтер булып саклана.

Бөек Ватан сугышы илебез өчен иң авыр сынау булды. Ул вакытта СССРда яшәгән барлык халыклар уртак Ватанны яклауга күтәрелә һәм агрессорның күпмилләтле илне милләтара каршылыклар аша таркату планнарын җимерә. Әмма халыкларны бер-берсе белән бүлүче факторларга караганда берләштерүче сәбәпләр саллырак булып чыкты. Дошманны тар-мар итүгә һәм җиңүгә ирешүгә мөселманнар, шул исәптән татарлар, башкортлар, чеченнар, ингушлар, казахлар, үзбәкләр, кыргызлар, таҗиклар, азәрбайҗаннар һәм башка халык вәкилләре зур өлеш кертә.

Бөек Ватан сугышының һәр этабында, аның беренче көннәреннән алып Берлинны алуга кадәр, шулай ук тылдагы бурычларны үтәүдә күпләп катнашкан совет мөселманнарының батырлыгы әле дә сокландыра һәм тирәнтен өйрәнүгә лаек. Сугыш кырларында мөселман хәрбиләре үзләрен каһарман һәм ватанпәрвәр сугышчылар итеп күрсәткән. Бөек Ватан сугышы елъязмасында курку белмәс дин кардәшләребез турында бик күп мисаллар сакланган. Җәлилчеләрнең фашистларга каршы яшерен хәрәкәте булсынмы, яки мөфти Габдрахман Рәсүлевнең мәшһүр фәтвасымы, Гази Заһитов катнашында Рейхстагны штурмлау дисеңме, Газинур Гафиятуллин батырлыгы һ.б. – моның ачык үрнәкләре.

Бөек Ватан сугышы бөтен кешелек өчен шундый сабак булып тора - милләтчелек кебек афәт үзеннән соң кешелек цивилизациясеннән хәрабәләр генә калдырырга мөмкин.

Фашизмны Җиңүнең әһәмиятен оныту – безнең бабаларыбыз, Бөек Ватан сугышы каһарманнарын һәм корбаннарын истәлегенә хыянәт итү ул. Бүген махсус хәрби операция зонасында аларның оныклары яңадан нацизмга каршы сугыша. Төрле милләттән һәм диндә булган сугышчылар, иңгә иң басып, уртак Ватаныбызны һәм күп гасырлык рухи кыйммәтләребезне яклый, диелә мөфти мөрәҗәгатендә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100