news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Бәраәт кичәсе уңаеннан мөрәҗәгать итте

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллина якынлашып килүче Бәраәт кичәсе уңаеннан мөрәҗәгать итте. Әлеге текст Татарстан Диния нәзарәте сайтында чыкты.

«Бисмилләһир-рахмәнир-рәхииим. Әссәламүгаләйкүм вә рахмәтуллаһи вә бәрәкәтүһү. Хөрмәтле дин кардәшләр!

Бүген кояш баегач, 6 марттан 7 мартка каршы кичтә, мөбарәк Шәгъбан аеның нәкъ уртасы җитә һәм Бәраәт кичәсе керә, ул безгә Рамазан аена 15 көн вакыт калганлыгын хәбәр итә.

«Бәраәт» сүзе «пакьләнү», «бурычтан вә җәзадан котылу» дигәнне аңлата. Бәраәт кичәсендә гөнаһлар гафу кылына, Аллаһтан бәхет, иминлек һәм рәхмәт иңә. Шуңа күрә аны Раббыбыздан үзеңнең, якыннарыңның һәм мәрхүмнәрнең гөнаһлары гафу кылынуын сорап гыйбадәттә үткәрү мөһим. Шулай ук бу кичәдә һәр кеше өчен киләсе елга дигән ризыклары, байлык вә ярлылык хәлләре, дөньяга мөнәсәбәтле дәрәҗәләре, үлем-китемнәр, авырулар һәм туачак сабыйлар билгеләнер.

Мүгазь ибн Җәбәл тапшырганча (Аллаһ аннан разый булсын), Пәйгамбәребез Мөхәммәд ﷺ болай дигән:

Ягъни: «Аллаһы Тәгалә Шәгъбан аеның уртасындагы кичәдә Үзенең колларына мөрәҗәгать итә һәм, мөшрикләрдән һәм (кемгә дә булса) явызлык кылучыдан кала, барлык кешеләрнең гөнаһларын гафу итә».

Бу хәдистән аңлашылганча, Бәраәт кичәсендә Бөек Раббыбызның рәхмәтенә өмет баглаган мөселман кардәшләребезгә дошманлык, ачу, тәкәбберлек, көнчелек, үз-үзеңне ярату кебек Аллаһтан читләштерүче сыйфатлардан котылырга, Коръәндә язылганнар турында уйланып, үз тормышлары турында фикер йөртеп, хата-кимчелекләре өчен ярлыкау сорап үткәрергә кирәк. Хакыйкатьтә, Аллаһ – барысын да Ишетүче, безнең догаларга Җавап бирүче, һәм барлык мактауларыбыз – Галәмнәрнең Раббысы Бөек Аллаһка гына», диелә мөрәҗәгатьтә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100