news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин Иннополиста мәчет төзү идеясен хуплады

Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин изге Рамазан аеның беренче көнендә гражданнарны кабул итте. Очрашу алдан язылу буенча үткәрелде. Бу турыда Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Гражданнар аңа төрле сораулар белән мөрәҗәгать итте. Алар – сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен хаҗга баруны оештыру, яшь буынга дин белән бәйле хезмәт тәрбиясе бирү, халыкны сәламәт яшәү рәвешенә өйрәтү.

Камил Бикмөхәммәтов Иннополиста мәчет төзү идеясен тәкъдим итте. Шәһәр үсә, ә мөселманнарга атна саен Введенский Бистәсе авылы мәчетенә җомга намазына барырга туры килә, дип зарланды ул.

«Мөфти Иннополис шәһәрендә мәчет төзү идеясен хуплады һәм берничә йөкләмә бирде», диелә хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot