Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстан мөфтие инфляцияне рибачылык нәтиҗәсе дип атады

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин инфляцияне рибачылык нәтиҗәсе дип әйтте. Әлеге фикере белән ул Корбан бәйрәме уңаеннан Кукмараның Мәчкәрә мәчетендә узган вәгазендә бүлеште.
«Хәрәм акчалар хисабына яшәү – зур алдану ул. Коръәндә ап-ачык итеп рибаның хәрәм икәне әйтелә. Беренчедән, процентлар байларны баета, ә мохтаҗларны тагы да зуррак бурычларга батыра. Икенчедән, риба кешеләргә һәм дәүләт икътисадына зур зыян китерә. Инфляция – ул рибачылык галәмәте», – ди ул.
Ул шулай ук мөселманнарны булганына шөкер итеп яшәргә чакырды, һәм һәркемнең дөньяга үз малы белән килүен билгеләде.
«Рибачылык, ришвәтчелек кебек үк, ике яклы гөнаһ. Берәү, риба белән акча эшләү өчен, бурычка акча бирә; икенчесе, шөкер итә белмичә, булмаган акчага нидер сатып алырга тели. Бу дөньяга һәркем үз ризыгы белән килә. Аллаһ безгә күпме мал язган – шуннан артыгын барыбер сатып алалмыйбыз. Булганына шөкер кыла белергә кирәк», – дип әйтте мөфти.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз