news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан мөфтие һәм Яшел Үзән районы башлыгы хәйрия ярышына чыкты

Татарстан мөфтие һәм Яшел Үзән районы башлыгы хәйрия ярышына чыкты
Михаил Захаров

Бүген Яшел Үзәндә «Маяк» спорт комплексы территориясендә «Йөгер! Ашат! Яшә!» дип аталган хәйрия йөгереше узды. Ул «Кеше приюты» проектының биш еллыгына багышланган. Стартка меңнән артык катнашучы чыкты, алар арасында район башлыгы Михаил Афанасьев та бар.

«Оештыручыларның хәйрия ярышын нәкъ менә Яшел Үзәндә уздырырга карар итүләренә без шат. Шәһәребез спорт сөючеләрдән санала. Бүген бирегә бик күп катнашучы җыелды, шул исәптән яшьләр дә», — дип билгеләп үтте Афанасьев.

Бу кояшлы көнне «Маяк» стадионы меңнән артык бала, профессиональ атлет һәм сәламәт яшәү рәвешен яратучыларны берләштерде. Старт алдыннан башта тәҗрибәле белгечләр җитәкчелегендә массакүләм зарядка булды.

Фото: © Михаил Захаров

Парк трассасын беренче булып балалар сынап карады. Алар өчен 500 метр аралык әзерләнгән иде. Соңыннан узышта Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте башлыгы һәм Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин, Яшел Үзән районы башлыгы Михаил Афанасьев һәм «Кеше приюты» попечительләр советы рәисе Ильяс Гыймадов катнашты.

«Әгәр кеше якшәмбе иртәсендә кросс чабарга торган икән – ул инде җиңүче, ул үзенең ялкаулыгын, эго һәм, бәлки, аруын җиңеп чыккан. Рухи һәм физик яктан көчле кеше җәмгыятькә файданы күбрәк китерә. Барысына да яхшы ярышлар, кәеф һәм, иң мөһиме, йөгерешнең имгәнүләрсез узуын һәм барысына да уңай хис-кичерешләр генә китерүен телим», – дип ассызыклады Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте башлыгы.

Ярыш кысаларында «Кеше приюты» проектыннан бушлай тәмле һәм хуш исле пылау тараттылар. Шулай ук теләгән һәркем мохтаҗларга үзе алып килгән киемнәрне тапшыра алды.

«Бүген балалар бик күп, бу бик сөендерә, чөнки балаларыбызның тәннәре генә түгел, рухлары да сәламәт булганда, илебезнең киләчәге бар. Ярыш үткәрү яхшы традициягә әверелгәндер дип ышанам. «Кеше приюты» проекты бизнес-берләшмә ярдәме белән көн саен 2 меңнән артык кешене туендыра. Алга таба без тагын да яхшырак эшләр башкарачакбыз», – ди Ильяс Гыймадов.

Шуны билгеләп үтәргә кирәк, ярышны «Меценаты» бизнес-берләшмәсе белән берлектә Яшел Үзән районы администрациясе хәйрия эшчәнлеген популярлаштыру, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау һәм халыкны физик культура һәм спорт белән актив шөгыльләнүгә җәлеп итү максатыннан үткәрде.

Фото: © Михаил Захаров

«Кеше приюты» проектының биш еллык эшчәнлеге дәвамында мохтаҗларга бөтен Татарстан буенча кайнар ризык пунктларында бушлай 1,5 млн порциядән артык ризык бирелгән, 37 меңгә якын кеше төн куну урыны һәм кием белән тәэмин ителгән. Пунктлар Казанда гына түгел, имамнар ярдәме белән Татарстанның төрле мөхтәсибәтләрендә дә эшли.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100