news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан мөфтие эш сәфәре белән Әлмәт мөхтәсибәтенә килде

Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин эш сәфәре белән Әлмәт мөхтәсибәтенә килде. Биредә ул шәһәрнең Үзәк мәчетендә һәм Әлмәт мәдрәсәсендә булды, шулай ук мөхтәсибәт җитәкчелеге һәм хезмәткәрләре белән очрашу үткәрде. Бу хакта «Әлмәт таңнары» яза.

Очрашуда катнашучылар мәхәлләләр эшчәнлеге һәм башка мөһим мәсьәләләр, аеруча махсус хәрби операция зонасында хезмәт итүчеләргә һәм аларның гаиләләренә ярдәм күрсәтү мәсьәләсе буенча фикер алышты.

Октябрь башында Әлмәт районы мәчетләре активистлары һәм мәхәллә халкы махсус хәрби операциядә катнашучы солдатларга гуманитар посылкалар әзерләде. Мөфти Камил хәзрәт әлеге акциядә катнашучыларга рәхмәтен белдерде.

Әлмәт Үзәк мәчетендә мөфти Камил хәзрәткә мөхтәсибәтнең белем бирү һәм мәгърифәтчелек башлангычларын тәкъдим иттеләр, дип хәбәр итә ТР мөселманнары Диния нәзарате.

Әлмәт мәдрәсәсенең яңа бинасын күрсәттеләр – биредә шәкертләргә белем бирү өчен уңайлы шартлар тудыру буенча шактый зур хезмәт куелган. Мөфти башкарылган эшләргә югары бәя бирде.

news_right_1
news_right_2
news_bot