news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан мөфтие Донбасска чираттагы гуманитар ярдәм илтте

Татарстан мөфтие Донбасска чираттагы гуманитар ярдәм илтте
Фото: © ТР Диния нәзарәте

ТР мөселманнары Диния нәзарәте делегациясе Луганск Халык Республикасына алтынчы тапкыр гуманитар миссия белән барып кайтты. Делегацияне кабаттан Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин җитәкләде, шулай ук аның составында казый һәм Ютазы районы имам-мөхтәсибе Марат хәзрәт Мәрданшин, Казан шәһәренең «Ирек» мәчете имам-хатыйбы Тимур хәзрәт Камаев, Татарстан Мөфтиенең иминлек буенча киңәшчесе Фаик Абдурагимов һәм мөфтиятнең башка хезмәткәрләре керде.

Хәзрәтләрне Луганскида ТР Премьер-министры урынбасары Евгений Варакин каршы алды. Алар, мөфти Камил хәзрәт, шулай ук ТР Сәламәтлек саклау министры Марсель Миңнуллин белән бергә Лисичанск госпиталендә булып, җирле хастаханәдә Татарстан ярдәме белән үткәрелгән ремонт эшләре белән танышты. Бу хакта ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

Татарстан хәзрәтләренең Луганск Халык Республикасына ике көнлек сәфәренең төп өлеше Луганскида узды: монда алар ике госпитальдә яралы сугышчылар белән очрашу үткәрде. Алар солдатларга ТР Мөселманнары Диния нәзарәтенең барлык имамнарыннан кайнар сәламнәр һәм намазлыклар, догалыклар, мисвәкләр, тәсбихләр һәм башка күчтәнәчләрне тапшырды. Солдатлар хәзрәтләргә сораулар бирә алды, тәкъдимнәрен җиткерде, вәгазьләр һәм нәсихәтләр тыңлады, аралашып рухи көч алды.

Аннары ТР Мөселманнары Диния нәзарәте делегациясе Луганскиның Җәмигъ мәчетендә җирле имамнар белән очрашу уздырды, аларга шулай ук «Хозур» нәшрият йортының дини басмалары тапшырылды.

Мөфтиятнең хезмәт командировкасының иң мөһим бурычы хәрби хәрәкәтләр зонасындагы солдатларга гуманитар йөк илтеп тапшыру иде. ТР Мөселманнары Диния нәзарәте делегациясе аны уңышлы үтәде: азык-төлек һәм кирәкле җиһазлар Луганскидагы Татарстан мөфтияте шефлыкка алган хәрби бүлекчә, «Алга» батальоны һәм Дебальцеводагы госпитальдә дәваланучы солдатларга барып иреште. Аларга генераторлар, ноутбуклар, МФУ (принтер, сканер, күчермә ясаучы аппарат функцияләрен үз эченә алган җайланма), повер-банклар, бензин белән эшләүче пычкы, дрон детекторлары һәм дроннарны юлдан яздыручылар, автозапчастьлар, автомобильләр өчен инструментлар, медикаментлар, азык-төлек, эчке киемнәр, маскировка челтәрләре һ.б. тапшырылды.

Бу йөк солдатларның теләкләрен исәпкә алып оештырылды һәм ТР Диния нәзарәтенең «Зәкят» хәйрия фонды тарафыннан битараф булмаган мөселманнардан җыелган, «Мәрҗани» мәчете биргән акчага тупланды. Барлык товарлар турыдан-туры солдатларның кулына тапшырылды, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100