news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан Мөфтие Дагыстанда Республикакүләм ифтарда катнашты

26нчы мартта Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Дагыстанда Республикакүләм ифтарда катнашты. Ул Каспийск шәһәрендә Али Алиев исемендәге Спорт сараенда узды. Мөфти белән ифтарга шулай ук «Туган авылым» милли-туристик комплексы җитәкчеләренең берсе Радик Абдрахманов та килде. Бу хакта ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

Ифтар Дагыстан Республикасы Башлыгы Сергей Меликов исеменнән оештырылды.

Әлеге чарада 5000гә якын кеше катнашты.

Шәрәфле кунаклар арасында Россиянең күренекле дин әһелләре, шул исәптән Дагыстан Мөфтие, шәех Әхмәд Әфәнде, Россия мөселманнары Дини җыены башлыгы Әлбир Крганов, шулай ук Донецк Халык Республикасы һәм Луганск Халык Республикасы Мөфтиләре Рәшид Брагин һәм Мөхәммәд Гамбаров бар иде.

Чара барышында 20 кешегә гомрәгә юллама алу бәхете елмайды.

news_right_1
news_right_2
news_bot