news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан мөфтие Астанада халыкара дини корылтайда катнашачак

Татарстан мөфтие Астанада халыкара дини корылтайда катнашачак
Фото: ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Казахстанның Казандагы Генераль консулы Ерлан Искаков белән очрашты. Бу хакта ТР мөселманнары Диния нәзарәте телеграм-каналында хәбәр иттеләр.

Яклар Татарстан һәм Казахстан арасындагы хезмәттәшлек перспективалары турында фикер алышты, халыклар арасында дини, тел һәм тарихи элемтәләрне ныгытуга аерым игътибар бирде.

Фото: © ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте

Генераль консул Камил хәзрәтне Татарстан мөфтие вазифасына яңадан сайлануы белән котлады, аңа эшендә уңышлар һәм изге гамәлләрне тормышка ашыруда Аллаһ Тәгалә ярдәм итүен теләде. Ул шулай ук Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте эшенә югары бәя бирде, мөфтинең карарларының һәм әйткән сүзләренең әһәмиятен билгеләп үтте.

Очрашу барышында Татарстан һәм Казахстанның үсеш модельләренең охшашлыгына игътибар ителде. Яклар шулай ук тугандаш мөнәсәбәтләрне ныгыту өчен алга таба хезмәттәшлек итү турында килеште.

Камил хәзрәт Сәмигуллин 2025 елның сентябрендә Астанада узачак VIII Дөнья һәм традицион диннәр лидерлары корылтаенда катнашачагын раслады.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100