news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан мөфтие Аксубайда эш сәфәре белән булды һәм район ифтарында катнашты

Татарстан мөфтие Аксубайда эш сәфәре белән булды һәм район ифтарында катнашты
Авыл таңнары"

Аксубай районы башлыгы Камил Гыйльманов ифтар үткәрде. Анда Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин һәм Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең шура рәисе Айрат хәзрәт Әюпов катнашты. Мөфтинең Аксубай районына эш сәфәре Хәсән Туфан музеенда булудан башланды, мөфтине шагыйрьнең иҗаты һәм фаҗигале язмышы белән таныштырдылар.

Үзәк мәчеттә мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин җитәкчелегендә намаз укыганнан соң, район мөселманнары Аксубай универсаль технологияләр техникумында район башлыгы Камил Гыйльманов исеменнән үткәрелгән ифтар мәҗлесендә катнашты. Бу хакта «Авыл таңнары» сайтында хәбәр ителә.

Ифтарга безнең һәм күрше районнарның имамнары, мәчеткә йөрүчеләр, мохтаҗлар чакырылган иде.

«Без барыбыз да изге Рамазан аенда һәм ураза көннәрендә мәчетләрдә, христиан динен тотучылар исә чиркәүләрдә илебездә тынычлык булсын дип дога кылабыз. Бүген дә бергә дога кылачакбыз. Без бөтен район белән мохтаҗларга булышабыз, хәрбиләргә ярдәм итәбез», – дип мөрәҗәгать итте дин тотучыларга район башлыгы. 

Татарстан мөфтие җыелган дин кардәшләргә Рамазан ае, иманлы кеше тормышында ураза тотуның мәгънәсе турында вәгазь укыды, барлык яхшы эшләрне кабул итү һәм гөнаһларны кичерү турында дога кылып, барысын да тынычлыкта һәм татулыкта яшәргә чакырды.

Районның актив мөселманнары Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте бүләкләренә лаек булды.

Раилә Рафикова, Радик Мостафин һәм Динар Минсафин Ислам дине үсешенә керткән өлеше өчен ТР мөселманнары Диния нәзарәтеннән Рәхмәт хатлары белән бүләкләнде. Район башлыгы Камил Гыйльманов һәм Аксубай мөхтәсибәте яшьләр хәрәкәте кураторы Илнар хәзрәт Сафиуллин мөфтиятнең утыз еллыгы хөрмәтенә медальләренә лаек булды.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100