Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстан мөфтие Бөтендөнья хиҗаб көне уңаеннан: Хиҗаб – ул мөслимәнең тормыш рәвеше
1 февраль Бөтендөнья хиҗаб көне буларак билгеләп үтелә. Әлеге көн уңаеннан Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин мөселманнарга мөрәҗәгать итте.
«Бөтендөнья хиҗаб көне Россиядә елдан-ел популярлаша. Бу көн - хиҗабның Аллаһы Тәгалә тарафыннан гүзәл затларга бирелгән әмере һәм шул ук вакытта зур бүләге булуын әйтү өчен тагын бер сәбәп. Нәрсә ул хиҗаб? Ул чәчне каплар өчен яулык кына түгел, ә хатын-кызны чит-ятларның тәртипсез күзләреннән һәм ниятләреннән саклый торган пәрдә дә. Хиҗаб – ул мөслимәнең тормыш рәвеше, тыйнаклыгы, пакьлеге, абруе, матурлыгы. Ул – аның таҗы!» – ди мөфти. Бу хакта ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.
Камил Сәмигуллин башны каплау, исламнан тыш, христианннар һәм яһүдиләр динендә дә бар икәнен искәртеп үтә. «Россиядә хатын-кызлар гел каплана торган булган һәм шул рәвешле үзләренең гыйффәтен, әхлагын, инсафлыгын саклаган. Безнең көннәргә кадәр сакланган ХХ гасыр башы фотолары Россиядә традицион хатын-кыз киеме аның гәүдәсен, бит һәм кул чукларыннан гайре, баштан аякка кадәр яшергән. Икенче сүз белән әйткәндә, хиҗаб булган. Бүген дә Россия күпдинле ил булып кала бирә. Хатын-кызларга хиҗаб кию хокукы дин иреген раслаучы Конституция тарафыннан гарантияләнә», – ди мөфти.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз