news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

"Татарстан моделе турында 24 сорау" - "Акыл фабрикасы" лекторийга чакыра

Казанда Татарстан Конституциясенең 24 еллыгына багышлап, “Акыл фабрикасы” лекторий уздыра.

(Казан, 6 ноябрь, "Татар-информ"). 7 ноябрь көнне Казанда Татарстан дәүләтчелеге тарихы музеенда Татарстан Конституциясенең 24 еллыгына багышлап, “Акыл фабрикасы” лекторий уздыра. Бөтендөнья татар яшьләре форумы, Татар халкы һәм Татарстан Республикасы дәүләтчелек тарихы музее берлектә оештырган "Татарстан моделе турында 24 сорау: Конституция, декларация һәм килешү" дигән темага лекторий музейда 16.00-18.00 сәгатьләрдә үтәчәк. “Татарстан моделе нәрсә ул? Республика Конституциясенең үткәне, бүгенгесе һәм киләчәге – ул нинди?“ дигән сорауларга җавап эзләү, халыкара тәҗрибә турында фикер алышу планлаштырыла. Ахырда “Ябалак” берләшмәсе интеллектуаль уен оештырачак. Катнашучылар командаларга бүленеп көч сынашачак. Биредә кызыклы сорауларга җавап эзләп, яңа белемнәр тупларга тәкъдим ителә. 
 
“Акыл фабрикасы”ның модераторлары - Бөтендөнья татар яшьләре форумы вәкилләре Тәбрис Яруллин һәм Айрат Фәйзрахманов. “Республика нигезләре: Декларация, референдум, Конституция. Татарстан Конституциясе ничек төзелде?” темасына җәмәгать эшлеклесе, 1999-2003 елларда Дума депутаты Фәндәс Сафиуллин чыгыш ясаячак.
Академик, тарих фәннәре докторы Индус Таһиров “Татарстан моделе нәрсә ул? Федераль үзәк белән килешү төзү - сөйләшүләр, альтернативалар, фактлар” темасын күтәрергә җыена.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100