news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан моделе Кытайда "Иң яхшы милли кием" титулына ия булган

Зөлфия Шәрәфиева конкурста татар милли киемен тәкъдим иткән.

(Казан, 29 ноябрь, "Татар-информ"). "Мисс Татарстан-2017" конкурсы җиңүчесе Зөлфия Шәрәфиева халыкара матурлык конкурсында "Иң яхшы милли кием" титулына ия булган. Бу хакта Казан Федераль университеты матбугат хезмәте хәбәр итә.

Miss Model of the World 2017 конкурс Кытайда Шэньчжэнь шәһәрендә 10 ноябрьдән үтте. Аның финалы 25 ноябрьдә булды.

Әлеге конкурска 60лап катнашучы дөньяның төрле почмакларыннан җыелган. Алар арасында өч кыз Россиядән булган.

news_right_1
news_right_2
news_bot